Кояшым тотылып, ак көннәр онытылып,
Болытлар ябырылып килгәндә,
Ягымлы нур булып яктырттың дөньямны,
"Кирегә борылам" дигәндә...
Бер тамчы елмаю, бер җылы карашың -
Ачылды Күкләрнең капусы.
Йөрәктән йөрәккә үрелеп дөрләде
Бәхетнең тылсымлы чаткысы.
Кем тапмый елап та...
Кем тапкач югалта.
Бар җиргә так булып туганнар...
Рәхәтен күрегез, кадерен белегез,
Сөюдән бәхете булганнар!
Көттереп табылган, сүнмәскә кабынган
Саф хисләр - һәркемнең теләге.
Сабырлар иткәнгә, ышанып көткәнгә
Ирешсен Күкләрнең бүләге...
//Сания Әхмәтҗанова-Гәрәбә
Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ уллары! Афәриннәр!
Показать ещё