Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар Искә төшерәбез, бүген Рус теле көне һәм бөек рус шагыйренең тууына 225 ел тулу билгеләп үтелә.
Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Санкт-Петербургка килде. 5 июньнән 7 июньгә кадәр ул Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашачак. Программада 30лап очрашу һәм килешүләргә кул кую планлаштырыла. «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы стенды урнашкан.
Яңа Чишмә районы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрде. Хәрби хезмәткәрләргә УАЗ автомобиле, өч мотоцикл, автомобиль резинадары һәм көнкүреш кирәк-яраклары тапшырылды. "Хәрбиләргә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Без бергә булганда гына барын да кичерәчәкбез һәм җиңәчәкбез”, - дип язган район башлыгы Вячеслав Козлов.
Кичә Иннополиста ике инновацион проект эшләтеп җибәрделәр Аларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 1⃣Мәгълүматларны эшкәртү үзәге "Атомдата-Иннополис" - Идел буеның иң зур дата-үзәге, ул Росатом челтәренең бер өлеше булачак. «Иннопарк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - анда пилотсыз автомобильләрне, телекоммуникация җиһазларын һәм автоматлаштырылган конвейерларны тестлаштыралар һәм җыялар.
Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, 10-11 июнь көннәрендә мәгариф министрларының «Формируя будущее» дигән икенче халыкара форумы узачак. Анда илебезнең мәгариф системасы казанышлары тәкъдим ителәчәк. Форумда йөздән артык чит ил кунагы катнашыр дип планлаштырыла, алар арасында Кытай, Белоруссия, Иран, Һиндстан, Бразилия, Мексика, Кыргызстан һәм башка илләрдән министрларлар бар. Форумда Россия мәгариф системасының уңышлары, уку процессын оештыру тәҗрибәсе, Россиянең эре мәгариф оешмалары һәм югары уку йортлары практикалары тәкъдим ителәчәк.
🏻👨‍👩‍👧‍👧f Татарстаннан алты гаилә - «Бу безнең гаиләнеке» бөтенроссия конкурсы финалында Уфада «Бу безнең гаиләнеке» бәйгесенең округ ярымфиналына йомгак ясалды. Командалар интеллектуаль, спорт һәм иҗади биремнәр башкарып ярыштылар. Катнашкан 400 гаиләнең 78е финалга чыкты. Аларның алтысы безнең республика данын яклый. Хәзер аларны Мәскәүдә йомгаклау этабы көтә. Барлык финалистлар зур гаилә сәяхәтләренә китәчәк, ә җиңүче 30 гаилә торак шартларын яхшырту өчен 5 млн сумга сертификат алачак. ❇ Конкурс «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы линейкасына керә һәм Гаилә елы кысаларында уза.
✅ 12-23 июнь көннәрендә Казанда БРИКС уеннары узачак Ярышлар башланырга 10 көн кала 7 спорт төре буенча финал ярышларына билетлар сатылган. 🤸🏻‍♂🏊🏻‍♂ Алар арасында: бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика. Ә сез кайсы спорт төре ярышларын карарга теләр идегез? 👇🏼📝
🌦☂ Җәйгечә киенегез, әмма кулчатырыгзны онытмагыз. Якын көннәрдә республика халкын эссе һәм тотрыксыз һава торышы көтә, - дип хәбәр итә Татарстан Гидрометүзәге. Бүген көндез һава температурасы +26..+31 градус тәшкил итәчәк.Шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырлар, 15-18 м/с тизлектәге җил көтелә, аерым районнарда шулай ук боз яварга мөмкин. 5 һәм 6 июньдә көндез һава 29˚гә кадәр җылыначак. Урыны белән яшенле яңгырлар һәм җил көчәюе күзәтеләчәк.
Татарстан Лисичанск спорт мәктәбен торгыза Ремонт барышын Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин һәм Лисичанск мэры Эдуард Сахненко тикшерде. Объектта инде залны ябалар, өлешчә ябылу балкаларын яңарталар, электр чыбыкларын торгызу эшләре алып барыла. Җылыту, су белән тәэмин итү, түбә, канализация системалары тулысынча алыштырылачак, бинаның блок-модульле котельнясы һәм фасады ремонтланачак, эчке эшләр башкарылачак һәм тирә-як территориясе төзекләндереләчәк. Ремонтны тулысынча быел тәмамларга җыеналар. Видео: Татар-информ
✅ 1 июньнән Татарстанның бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте - 0316. ✅ Стационар телефоннар өчен - 8(800)200-03-16. Операторлар республиканың барлык медицина оешмаларын берләштерүче мәгълүмат системасына тоташтырылган. Бер шалтыратуда табибка яки диспансеризациягә язылырга, табибны өйгә чакыртырга һәм белешмә мәгълүмат алырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Показать ещё