Гульсиня Шакирова
Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Иртәнге диңгезнең матурлыгын сөйләп кенә аңлатырлык түгел аны .Берсен берсе куышып килгән дулкыннарны ,болында ялларын җилдә җилфердәтеп уйнаклап чабучы тайлар белән чагыштырып булыр иде .Алар күбекләнеп киләләр - киләләр дә ,шап - шоп итеп ярга килеп бәрелеп таралышып кабат кирегә китәләр .Нинди матур ,могҗизалар тудыра ала бит табигаттәге без белмәгән сихри көчләр .Шуларга сокланып хәйран гына карап торды әле Сания .Хәлим ком арасыннан матуррак ташлар ,әкәм - төкәм кабыклары караштырам әле диеп аякларын салып су буена ук төшеп китте ,ә Булат тирә - юньне күзәтеп киләм диеп яр буйлап китеп барды .Ул инде бала - чага түгел ,аның артыннан йөрисе юк ,шулай да әнисе иртәнге ашка соңга калмаска кушты .Аннан бит әле аларның шифаханәнең терапевтына да күренәселәре бар .Килгән җирдән берәр дәвалау курсы да алырлар бәлкем.Бер дә булмаса ,массаж белән күкертле су ваннасы ,,Маццеста " га йөреп алырлар .Аның бөтен авыруга
да файдасы күп .
Алар шулай һәрберсе үз мәшәкатьләре белән йөреп вакытның үткәнен сизми дә
калдылар ,ерак түгел генә урнашкан кафега ял итүчеләр килә башлагач алар да ашарга керделәр .Инде өстәлләргә ашау кирәк - яраклары приборлар куелган ,һәр өстәл уртасында матур чәчәкле фарфор ак чуеннарда дөге боткасы салынган һәм шунда ук салып алу өчен кечерәк кенә ялтырап торган чүмече дә бар .Тәлинкәләр ,калаклар да ап - ак салфеткага төреп дүрт тәлинкә кырында тора .
Бу һәр өстәлдә дә шулай .Ял итүчеләргә барлык уңайлыклар да тудырылган .Бу матурлыкка сокланмый мөмкин түгел .Ашап алгач алар бүлмәләренә кайтып өс - башларын алмаштырып ,
җиңелчә генә киенеп шифаханә табибының бүлмәсенә килделәр .Ул аларга санатория картасын тутырып бирде .Өчесенә дә массаҗ һәм күкертле ванна билгеләде .Монда һәр көнне барасы сәгатьләре язылган ,
вакытында гына барып дәвалану курсын үтәсең .Бик тә уңайлы ,ялыктырмый да .
Бүген диңгездә генә ял итәрбез дә ,шәһәр карарга башка көнне чыгарбыз диде Сания. Ярар диеп аның белән килеште ире дә ,тик Булат кына ,әнием мин монда сезне саклап ята алмыйм бит инде ,мин үзем генә дә йөри алам ачуланма-
сагыз мин шәһәргә чыгып керер идем диде ,ни әйтә алсын соң инде аңа Сания ,алдыңны - артыңны карап йөри күр диеп рөхсәт бирде .Хәлим улына карап үзенең дә яшь егет чакларын искә төшереп елмаеп куйды .
Булат иртән ,яр буе белән барганда ,үзләренең шифаханәсеннән ерак та түгел урнашкан икенче ,,Жемчужина '
шифаханәсе ярында бер чибәр генә кызны очыратып сөйләшеп торган иде ,менә хәзер дә шул кызны эзләп табып танышу иде аның максаты .Шуңа ул әниләренә бар серне дә ачып бетермичә ,шәһәргә чыгуны сылтау итеп ,алар яныннан китү ягын карады .Әллә ни чибәр булмаса да, бу кыз аны үзенең тыйнаклыгы белән җәлеп итте .Булат белмәгән кыяфәт чыгарып аннан үзләренең шифаханәсенең кайдарак урнашкан булуын сорады ,ә Сәлимә ,кызның исеме шулай иде ,бер дә тартынып тормыйча ,сез бит инде аны үтеп киткәнсез .Ул Бамбук агачлары уртасында утыра ,бәлкем шәйләмиенчә
үтеп киткәнсездер диеп Булат
килгән якка күрсәтте .
Булат инде дүрт ел Казанда укыганга ,үзен кызлар янында иркен тота белә иде .Анда итагәтьлелек тә җитәрлек .Шуңа аңа Сәлимә белән танышу да әллә ни авырлык тәләп итмәде .Кызга да ,әнисе белән генә күңелсез иде бугай ,ул Булат белән беренче сөйләшкәндә үк исемен дә әйтте ,танышуы -
бызга шатмын диде .Тик каян икәнен генә Булат сорамады ,
ул әйтмәде .Булат менә хәзер кабат шул Сәлимә белән очырашкан җиргә китте .Ул аңа берни дә вәгьдә дә итмәде ,очырашу да билгелә -
мәде ,тик әле яңа гына танышкан шул кыз янына күңеле белән тартылды .Әнисе
белән Сәлимә киң ябалдашлы кипарис агачы ышыгындагы скәмиядә утыралар иде .Яр буенда да кызынып - коенып ял итүчеләр күп ,кояшны каплаучы гөмбәләр астында гына урыннар юк иде инде .
Сәлимәнең бөрчекле ак сарафаны үзенә бик килешеп тора ,ул да Булатны күргәч елмаеп куйды ,тик үзе башлап сүз катмады .Булат алар янына килеп җиткәч дустанә елмаеп ,Саниягә диңгез яры буйлап йөреп килергә тәкьдим итте .Сания белән якыннанрак танышасы килүен ,үзенең кай яклардан икәнен әйтеп ,әнисеннән рөхсәт сорап, икесе җитәкләшеп китеп тә бардылар .Эх ,бу яшьлек ,кай ара үсет тә җитте соң әле бу кызым диеп ,үз хыялларында уйланып шактый утырды әле ул бу скәмиядә .Ярар танышсыннар ,сөйләшсеннәр ,беренче күрүендә үк ошатты бит кызы бу егетне .Инде институт бетереп тә ,бер егет белән дә очырашканы юк әле кызының .Әбисе гел әйтә килде үскәндә ,кызым акылың булсын ,акылың булса бәхетең булыр диеп .Егет тә бик тәртипле тыйнак күренә ,әти - әнисенең тәрбияле гаиләдән икәне сөйләменнән үк күренә диеп фикер йөртте ничә еллар инде мәктәптә тарих укытучысы булган Хәлимә .
Кызын да, ничек кенә укытучыга укырга барырга үгетләп карасалар да ,аның табиб һөнәрен сайлауларына да каршы төшмәделәр инде .Сәлимә Өфе каласында
табиблар әзерли торган уку йортына барып имтиханнарын биреп кайткач ,кызларының йөзендә балкыган нурны күреп ,кызлары белән бергә шатландылар .Менә быел укуын бетереп кызыл диплом алгач ,әтиләре аңа монда, Сочида ял итәргә юллама алып ,әнисе белән икесен ял итәргә озатып калды .Үзе , Сәлимәдән соң туган ике энесе малайлар белән ,йорт - җирне барлап торырга калды .Авыл җирендә терлек - туарсыз яшәп булмый ,терлекле өйне ялгыз да калдырып чыгып китеп булмый .Менә шулай икегә бүленделәр алар бу юлы .И бу уйлар ,кайларга гына илтми дә ,кайларда гына йөртми .Хәлимә кызын көтеп утырган арада диңгездә дә аякларын чылатып йөреп менде .Диңгездә үзе генә коенып йөзәсе килмәде ,шуңа кабат үзләре утырган Кипарис агачы ышыгындагы скәмиягә килеп утырды .
Булат белән Сәлимә яр буйлап сөйләшә - сөйләшә җитәкләшеп барганда Булатның шаяртасы ,бу кызны су чәчерәтеп ирештерәсе килеп китте ,ул ике дә уйлап тормыйча аны тартып суга таба йөгерде .Менә алар яшь чактагы кыз белән малай кебек бер - берләренә су
чәчрәтеп уйнап юешләнеп беттеләр .Көн бик матур ,кояш -
ның эссе нурлары аларның юешләнгән киемнәрен бик тиз киптерде .Алар инде кайтыр якка борылганнар иде .
Әниләренә ,көткәндә озак булып тоелган вакытны ,яшьләр сизмәделәр дә ,бик тиз үткән кебек булды ул аларга .Икесе дә бер төрле һөнәр сайлаулары ук ,Булатка бик нык тәэсир итте .Аралар ерак булса да бер - берсенә тартылу көче ,беренче күрүдә гашыйк булу шушымы соң әллә диеп уйлады ул .Сәлимә аннан бер генә яшькә олы .Минем әле бер ел укыйсым бар ,ә инде ул уку бетергән .Тукта ,тукта Булат ,ашыкма ,әти - әниеңнәр белән сөйләш ,киңәш .Аннары барысын да бергәләшеп хәл итәрбез диеп уйлады Булат. Сәлимәне әнисе янында калдырып ,саубуллашып яңадан очырашырга сүз куешып, үзләренең ял итә торган шифаханәгә кайтып китте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.