Манты с фаршем! Ингредиенты: Начинка: Фарш-1кг. Картофель-1-2шт. Лук-1шт. Соль и специи по вкусу Немного воды. Тесто: Мука-1кг. Вода-около 500 мл. Соль-1ч.л. Масло растительное-30гр. Замесить тесто и оставить отдохнуть. Кубиками нарезать лук и картофель и перемешать с фаршем, добавить соль и специи, воду. Раскатать тесто и разрезать на прямоугольники, и сформировать как на видео. Вскипятит воду и поставить манты варить на пару. Минут 30-40 и манты готовы. Приятного аппетита!
    0 комментариев
    2 класса
    Автор Әминә Тимерғәлиева Сүпрәһеҙ (манный ярмаһы менән) ҡоймаҡ. 0,5 л кефир 1 с.ҡ тоҙ 2 а.ҡ шәкәр 2 йомортҡа Барыһын бергө ҡушып, яҡшылап бутарға Артабан 2 ст. он 2 ст.манный Барыһында яҡшылап болғарға, яйлап ҡына ҡайнар һыу өҫтәй- өҫтәй ҡаймаҡ ҡуйылығына еткерергә. Сәй ҡалағында һүндерелгән сода ла өҫтәргә онотмағыҙ. Ҡамырҙы ярты сәғәттәй ҡабартып алғас ҡоймаҡ ҡоя башларға ла мөмкин. Автор Әминә Тимерғәлиева
    0 комментариев
    2 класса
    Динем Ислам Фәрештәләр кешегә хәтле яратылган. Адәм яратылгач, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылырга боера. Адәм балчыктан яратылган булса, фәрештәләр нурдан яратылган. Фәрештәләр сынау өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яратылган. Фәрештәләрнең яшәү урыны күктә һәм кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, алар җиргә төшә. Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле. Фәрештәләрнең канатлары бар: икешәр, өчәр, дүртәр һәм күбрәк. Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең 600 канаты барлыгы билгеле. Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар. Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә алалар. Мисалга, Җәбраил фәрештәнең, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре янына килеп, ислам, иман, ихсан һәм Кыямәт көне турында сораулар бирүен чагылдыра торган хәдисне китерергә була. Шул вакытта Җәбраил фәрештә ап-ак киемнәр кигән, кара чәчле бер ир кыяфәтендә килә. Кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә фәрештәләр мохтаҗ түгел. Аларда бездәге шикелле ашау, эчү, ару, ял итү, йоклау һәм башка шундый эшләр юк. Чагыштырып китсәк, фәрештәләрдә рух бар, әмма нәфес һәм бәдәни теләкләр юк; фәрештәләрдән аермалы буларак, хайваннар, киресенчә, нәфескә ия, әмма аларда рухи теләкләр юк. Кеше исә урта бер халәттә тора: анда нәфес тә, рух та бар. Ихлас гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә кеше фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин, хәтта алардан да өстен булу ихтималы бар; имансызлык һәм гыйбадәт кылмау нәтиҗәсендә, кеше хайваннар дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин, кайчакта алардан да түбән төшүе ихтимал. Мисалга үз баласыннан баш тарткан хатын-кызны китерергә мөмкин. Хайваннарда мондый хәл күзәтелми. Фәрештәләргә үлем хас. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны кешеләрне кебек терелтәчәк, әмма фәрештәләр кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирмәячәк. Фәрештәләргә йөкләнә торган вазифалар Аллаһ әмере буенча фәрештәләр төрле вазифалар башкара. 1. Җәбраил фәрештә кешеләргә Аллаһы Тәгалә сүзләрен җиткерә. Нәкъ аның аркылы Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә изге китапларын иңдерә. 2. Мәләкүл-Мәүт яки Газраил – үлем фәрештәсе: кешенең үлү (ахирәткә күчү) вакыты җиткәч, аның җанын ала. 3. Исрафил – «Сур» торбасына өреп Кыямәт көненең башлануын хәбәр итәчәк фәрештә. 4. Кирамүн-Кәтибин кешеләрнең гамәлләрен язып баручы фәрештәләр. Шушы ике фәрештә һәрдаим кеше янында була: уң як фәрештәсе яхшы гамәлләрне яза торган булса, сул як фәрештәсе – начар гамәлләрне яза. 5. Микаил – үсемлекләр һәм яңгыр өчен җаваплы фәрештә (табигать фәрештәсе). 6. Мөнкир һәм Нәкир – кабердә мәеткә сораулар бирүче фәрештәләр. 7. Сугыш вакытында һәм башка куркыныч вакытларда кешеләргә ярдәм итә торган фәрештәләр. 8. Җәннәт әһелләренә хезмәт итүче фәрештәләр. 9. Җәннәтне саклаучы фәрештәләр. Шушы вазифаны башкаручы фәрештәләрнең башлыгы – Ризван исемле фәрештә. 10. Җәһәннәмне саклаучы фәрештәләр. Бу вазифаны башкаручы фәрештәләрнең башлыгы – Мәлик исемле фәрештә. 11. Ана карынындагы балага җан өреп кертүче фәрештә. 12. Кешене саклап торучы фәрештәләр. 13. Коръән укылганда, җиргә төшә торган фәрештәләр. 14. Аллаһы Тәгаләне мактар һәм зикер итәр өчен җыелган кешеләрне эзләп табучы фәрештәләр һ.б. Фәрештәләргә ышануның әһәмияте Алга таба Фәрештәләргә ышануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын дәлилләп китү урынлы булыр. 1. Фәрештәләргә ихласлы иман китерү нәтиҗәседә Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, бөеклегенә ышану арта: бөек Аллаһ фәрештәләрне нурдан яраткан, алар – камил мәхлуклар. Фәрештәләр кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә мохтаҗ түгел һәм гөнаһ эшләмичә гыйбадәт кылалар. Шулай итеп, һәрбер мәхлукның дәрәҗәсе, бу дөньядагы урыны Яратучының кодрәтенә һәм теләгенә бәйле. 2. Гамәл фәрештәләре барлык кылган эшләребезне, әйткән сүзләребезне язып барганнарын белгәч, җаваплылык хисе арта, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә мөһим икәнлегенә ышану ныгый. 3. Фәрештәләрнең даими гыйбадәттә булулары сокландыра һәм сөендерә. Мөселманнар: «Без бу дөньяда ялгыз үзебез генә гыйбадәт кылмыйбыз икән, Аллаһы Тәгаләнең башка мәхлуклары да (чиксез санлы фәрештәләр дә) гел гыйбадәт кылып, Яратучы әмерләрен үтиләр икән», – дип шатланалар. 4. Кешеләрне саклый торган фәрештәләрнең булуы Аллаһы Тәгаләгә карата рәхмәтебезне арттыра. 5. Үлем фәрештәсе турында белгәч, һәрбер кеше бу дөнья мәңге түгел икәнлеген исенә төшерә: «Кайчандыр үлем фәрештәсе минем янга да килеп, җанымны алачак», – дип уйлый һәм гыйбадәт кылып, изге гамәлләр эшләргә тырышып, ахирәткә әзерләнә. #динемислам
    1 комментарий
    12 классов
    Тормыштан алынганнар Айрат озын яллардан соң эшенә ашыкты. Машинасын да карыйсы бар, эш тә тыгыз булырга охшап тора. Ул килгәндә объект җанлана башлаган иде инде. Кабинасын ачу белән алгы тәрәзәгә әллә каян бер кош килеп кунды. “Син генә җитмәгән идең”, – дигән сыман, кулы белән селтәнеп алды ир кеше. Аннан, җиргә сикереп төште дә, машина капотын ачып, бар да тәртиптәме дигәндәй, мотор ягына күз салды. “Йөрәк” тәртиптә”, – диде ул үзалдына елмаеп. Тик... астарак ниндидер ак шарчыклармы соң, нәрсәләрдер төшеп киткәнме... Кара инде, алып та булмый үзләрен. Ярар, юлда төшеп калырсыз әле, дип, эшен бетерде дә, тиешле кәгазьләрен кереп алып, юлга кузгалды. Асфальт ташу җиңел эш түгел, вакытында барып җитәргә, сәгатендә кайтарып җиткерергә кирәк. 60 чакрым барасы да, шул алтмышны, төянеп, кире кайтасы да бар. Кыштан соң юллары да бит әле аның: чакыр-чокырлы, кайбер урыннары җимерелеп беткән. Менә барып җитәргә дә ерак калмады, завод бинасы да күренә инде. Шулвакыт ул ян көзгедән очып барган кошны күреп алды. Кара, калмый да, узмый да түгелме соң бу, баярак та күзенә чалынып киткән иде кебек, игътибар итеп кенә өлгермәде. Шөкер, заводта алай чират юк икән, тиз төяп җибәрделәр “КАМАЗ”ын. Галәмә-әт, кайтканда да шул хәл – калмый да, узмый да бу кош. Нинди сәерләнгән кош булды соң бу – базага кайтып туктау белән кайнар капот өстенә үк килеп кунмасынмы! Туктале син дускай, дип, шулчак Айрат нидер исенә төшкәндәй кабаланып, янына килгән хезмәттәшенә дә сүз катмыйча, машина капотын ачып җибәрде. Шуны гына көткәндәй, теге кошчык янә очып килеп җитте. Шунда гына Айрат эшнең нидә икәнен аңлады. “Бичаракай, син ничек анда кереп оя ясадың соң, теге салкынча көннәрдә елышкансыңдыр инде”, – диде ул кошны чын-чынлап кызганып. Кош ай буе димәсәң, егет белән алтмыш чакрым очып барды, алтмыш чакрым очып кайтты. Әйтерсең, нәрәд белән йөри. Иртән дә, юлдан әйләнеп кайткач та егет капотны ачкалап, кошка күз салырга мөмкинлек бирде. Ә беркөнне иртән эшкә килгәндә аны инде пипелдәгән кош тавышлары каршы алды. Менә сөенеч, ичмасам... Ниһаять, ана кош балалары белән кушылып, иреккә юл алды. “Вәт хикмәт, үзем белән булмаса, бу хәлгә һич ышанмас идем”, – диде егет бу хакта дусларына сөйләгәндә. Наилә Идрисова
    2 комментария
    10 классов
    Эшләр уңсын өчен укыла торган дога Аллаһыдан ихлас күңелдән сорасаң, теләкләр кабул була, диләр. Шулай булсын! Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү». Мәгънәсе: «И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел, башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде».
    0 комментариев
    19 классов
    Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. ЯШИСЕ КИЛӘ! Чир аяусыз булды, ярты ел дигәндә уналты яше тулып килгән чәчкә кебек кызны лейкемия якты дөньядан алып китте. (Булган хәл) Кадрия белән Айдарның гаилә корып яшәүләренә унҗиде ел булды. Тормышларыннан бик канәгать алар. Яшәргә яхшы, ике катлы йортлары, чит ил маркалы машиналары бар. 15 яшьлек сылу кызлары Эльвина үсеп килә. Ел саен чит илгә ялга йөриләр. Эшлим дисәләр, бер дигән эшләре бар. Эльвина да быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак. Инде ул аттестат аласы көнгә тәгаенләнеп, Таиландка ике атна ялга өч путевка алып куелган. Имтиханнарга әзерләнеп йөргән кыз, тагын диңгез буенда ял итеп, зәңгәр дулкыннарга карап, эссе кояшта кызынып чит мохиттәге гүзәллекләргә хозурланып йөриячәген, яңадан-яңа модалы киемнәр киясен уйлап очынып канатланып китә. Ул инде үзен самолётта ялга очып баргандай хис итеп уйланып утырганда, бүлмәсенә шакып сак кына әнисенең артыннан килеп кочканына сискәнеп китте. Әнисе никтер серле елмая. – Кызым, Эльвинам, – диде әнисе. – Син тиздән апа булачаксың. Хыял канатларында очкан Эльвина корт чаккандай сикереп торды. – Нәрсә, әни, мин җитмиммени сезгә? – дип үкереп еларга тотынды. Әтисе белән әнисе күп тапкыр Эльвина белән сөйләшү дә, психолог белән аралашу да уңай нәтиҗә бирмәде. Эгоист кыз һаман сүзеннән кире кайтмады. Шунда гына әти -әнисе кызларының эгоист булып үсеп килүен аңлады. Әйе, алар кызларының һәрбер теләген үтәп килделәр шул, иң затлы кием, соңгы модалы айфон, тәм-том бар да иң беренче Эльвинада булды. Һәр әти-әни дә балаларына иң яхшысын бирергә тырыша инде анысы. Тик алар кызларында әти-әнигә мәхәббәтне, хөрмәтләүне бик аңлатып бетерә алмаганнармы, әллә инде балалыктан үсмер чорына күчеп холык-фигыленең үзгәреш чоры булгангамы. Эльвинаның имтиханнары башланды, әти-әнисе аны борчымадылар. Аттестат алганның икенче көнендә алар Таиландка җыендылар, тик Кадрия үзен бик начар хис итте. Чит илгә бару беразга кичектерелде, үз мәнфәгатьләрен алга сөреп яшәргә күнеккән Эльвина истерикага бирелде. Әти-әнисе киңәшләштеләр дә, кызларының теләген үтәргә булдылар, бәгырьләре өзгәләнсә дә әнисе больницага барып йөрәк астында яралып килгән гөнаһсыз сабыйның гомерен өзәргә мәҗбүр булды. Соңлабрак булса да Кадрия белән Айдар һәм кызлары Эльвина чит илгә ялга бардылар. Ял вакытында да, авылга әти-әнисенең хәлен белергә кайтканда да, Кадрия күңеленә тынгы тапмады. Мәчеткә барып туып өлгермәгән баласына багышлап догалар укыту да тынычландырмады аны, үзе дә аңламаган тынгысызлык корты аны эчтән генә кимерде. Төшләре дә бик буталчык булды. Беркөнне эшенә Айдар шалтыратты, аның тавышы бик борчулы иде. Кызлары һушын югалтып егылган. Эльвинаның анализларын күреп, врач булып эшләгән Кадрия барын да аңлады, күз аллары караңгыланды, әйтерсең дә аяк астыннан җир шуышты .Алар Айдар белән икәүләп сыгылып төшеп үкседеләр. Чир аяусыз булды, ярты ел дигәндә уналты яше тулып килгән чәчкә кебек кызны лейкемия якты дөньядан алып китте. Дәваханә палатасында Эльвинага гел бер үк төш керде. Кечкенә малай килеп кызга карап тора да: – Яшисе килә, яшисе килә, – дип кабатлый, күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага. Беркөнне Эльвина әнисенә бу төшләрен елый-елый сөйләде, әтисе белән әнисеннән гафу үтенде. – Минем дә яшисем килә, яшисем килә, – диде. Шундый төшләренең берсендә кечкенә малай Эльвинаны җитәкләп алды да алар ак болытларга очтылар... Яшәлмәгән күпме еллары, тормышка ашмаган күпме хыяллары калды... Яшисе килә, яшисе килә... Кадрия белән Айдар өчен күктә якты кояш сүнде, караңгы көннәрне күз яшьле йокысыз төннәр алыштырды. Инде елыйсы яшьләре кибеп бетеп, язмышыбызга бирелгән сынау, дип сынмаска тырышып яшәргә өйрәнгәндә, Кадрия эшеннән балкып кайтты. Аптырап караган Айдарны җитәкләп дигәндәй үзе эшләгән дәваханәгә алып барды. ...Детдомнан дәваханәгә китерелгән биш яшьлек Даяна белән энесе Даянны алар тәрбиягә алдылар. Балаларны үзләренеке итеп документларны хәстәрләп өйгә алып кайткач Кадрия төш күрде. Имеш, Эльвина һәм кечкенә малай аның янына килеп кулына сабый бала тоттырды. Төш тормышка ашты, тиздән Даяна, Даян янына энекәшләре Раян да өстәлде. Өч баланы да тигез күреп бердәй яратып үстерделәр, Кадрия белән Айдар Эльвинаны үстергәндәге хаталарны кабатламадылар. Олыгайган көннәрендә өч балалары таянычлары булды. Кадрия белән Айдар йолдызлы күкне күзәтергә яраталар, шул йолдызлы күктән яшьлекләрендә калган, чәчкә кебек чагында аяусыз чир гомерен өзгән кызлары Эльвинаның елмайган күзләрен эзлиләр... Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.
    0 комментариев
    11 классов
    Бер ялгышта мең үкенеч (хикәя) Ләйлә Искәндәрова Керфек тә какмыйча төнне үткәрде Рафис. Газаплы чакларда таңнар бик озак ата икән шул. Иртәгә суд. Нишләтерләр аны. Ирекле тормышта кабат таңнар каршы ала алырмы ул? Тормыш күгенә кара пәрдә ябылгандай булды. Эх, белгән булса, бу көнне ул юлга да чыкмаган булыр иде. Бер ялгыш адым киләчәккә булган бөтен якты хыялларын җимерде түгелме соң. Бик кыен иде аңа. Ә баласы өчен борчылган әнисенә тагын да кыенрак иде. Ләкин ул бит исән. Ничек кенә булса да ул исән. Аның гаебе белән якты дөньядан киткән кешеләрне генә кире кайтарып булмый менә. Вакытсыз гүр иясе булганнарның якыннарының күзенә ничек карар ул. Аларның җан авазы булып чыккан сүзләрен ничек күтәрер. Мондый хәлгә калучы бер Рафис кына түгел. Үзеңә килгәч, кеше хәлен яхшы аңлыйсың икән. Уйлар һәм ул. Бу вакытта аңа ярдәм итәр кеше дә, юатыр сүзләр дә юк кебек тоелды. Баткаклыктан чыгу юлын да күрмәде. Барысына да үзе гаепле булуын белү бик тә авыр, чарасызлык үзәкне өзә иде. Рафис — студент. Апа-абыйлары инде күптән белем алып, үзләре яраткан һөнәр буенча хезмәт итә, тормышта үз урыннарын да тапканнар кебек. Егет тә, аларга тиңләшергә теләп, югары уку йортына керде. Уку ничек кенә кыен булса да, үзендә җаваплылык тойгач, барлык зачет һәм имтиханнарын да вакытында тапшырып барды. Энергетика университетын тәмамлап, үз юнәлеше буенча эш табу иде теләге. Әнисе дә бит ялгыз башы, тырышып-тырмашып, улы зур кеше булсын дип җан талаша. Тизрәк укып бетереп, үзенең әнисенә булышасы килә иде аның. Әтиләре егет мәктәпне тәмамлаган елда яман чир белән арадан китте. Исән чагында нигезне ташламаска, әнисенә терәк булырга әйтеп калдырды. Бу — төпчек баланың бурычы иде. Әтисенең сүзләре колагында чыңлады. Терәк була алырмы ул әнисенә? Әтисенең васыятен аклый алырмы? Рафис әтисеннән калган машина белән йөргәч, кала белән авыл арасының ераклыгын әллә ни сизмәде. Әнисен дә сагындырып газапламады. Аз гына буш вакыты булса да кайтып булышып килү теләге белән яна иде. Бу юлы да шулай булды. Егет, имтиханын бирү белән, авылга ашыкты. Ә иртәгесен кабат шәһәргә килеп, чираттагы имтиханның консультациясендә катнашырга уйлады. Иртә белән бик иренеп кенә торды. Бару-бармау турында озак уйланды. Ахыр чиктә, имтихан алганда укытучының "кара исемлеге«нә керүдән шикләнеп, юлга кузгалды. Район үзәген чыгу белән, юл читендә басып, узгынчы машиналарга кул күтәреп торган өч кешене күрде ул. Туктамый узып китә алмады. Беренчедән, кечкенә бала белән басып торган йөкле ханымны калдырып китәргә күңеле ирек бирмәсә, икенчедән, студент вакытта алар биргән юллык акча ярап куяр дип фикерләде. Салкын көндә юл чатында басып торучы ханымнар да, кечкенә кызчык та машина туктагач, сөенә-сөенә кереп утырдылар. Билгеләнгән сәгатькә барып җитәселәренә шатланып куйдылар. Кызчык, юлга карап, хыял дөньясына бирелде. Әле болытларны, әле каршы очраган машиналарны карап, аларга үз күзлегеннән бәя бирә барды. Шулай күңелле генә, уңайлы гына бик тиз барып җитү иде теләкләре. Тик менә «Аллаһ боерса!» дигән сүзне генә әйтергә онытканнар, күрәсең! Радиодан агылган моңлы җырлар дулкынында тибрәлеп алга ыргылган бер мәлдә, машина ачы итеп сызгырып куйды.... Ә аннан соңгы мизгелләрне Рафис инде хәтерләми. Бары тик башын тотып юл читендә утыруы. Утларын кушып юл сакчылары машинасы килүе. «Ашыгыч ярдәм» машинасының кычкыртып хастаханәгә чабуы.... өзек-төтек күз алдында менә шулар уйнаклый. Алай уйласа да, болай уйлап караса да, башка берни дә, берсенең генә әйткән соңгы сүзләре дә хәтеренә килми. Юлда кечкенә генә һәлакәткә дә очраганы булмаган, мондый хәлләр килеп чыгар дип башына да китермәгән егет бу юлы никтер саклана белмәде шул. Мөгаен, күрәчәге шул булгандыр, күрәчәге күз йомдыргандыр. Район үзәгеннән калага бару юлы аңа биш бармагы кебек таныш. Бу юлларны инде биш ел таптый бит. Каршысыннан барган «КамАЗ» машинасын узарга чыгуын хәтерли ул. Ләкин каршы яктан үзенә таба очып килгән ак, биек машинаны күреп, рульне кайсы якка борырга да белмичә югалып калуы, каты итеп тормоз педаленә басуы томан аша гына күз алдына килә. Рафис бөтен тәне сызлаган халәттә хастаханәдә уянып китте. Янында ак халат ябынган абыйсы, менә-менә күзеннән яше тамарга торган, хәсрәткә баткан әнисе утыра иде. Бу вакытта инде һәлакәт булганга өч көн вакыт узган, хаталарны төзәтергә дә мөмкин түгел, гаебе өчен гафу сорарга бик күпкә соңарган иде ул. Үзе юлдаш итеп алган ханымның вафаты, йөкле ханымның баласын югалтуы хакында белгәч, исән калуы өчен дә сөенә алмады Рафис. Шуның өстенә аңа каршы килгән машинадагы шофер кешенең дә авыр тән җәрәхәтләре белән үзе белән бер хастаханәдә ятуын белде. Аның да якыннары үзенең әнисе кебек, әлеге иргә Ходайдан гомер сорап янында утыралардыр сыман тоелды аңа. Аның да газизләренең күзенә озак вакыт кипми торган яшь тамчысы эленүен уйлап газапланды. Ничек кенә өзгәләнсә дә, ярдәм итәргә, өзелгән гомерләрне кире кайтарырга хәленнән килми иде. Нишләп болай булды соң әле бу? Уйлары да, гамәлләре дә изге иде бит Рафисның. Ул бит әле яши генә башлаган иде. Тормышы тимер рәшәткә белән чикләнсә дә, аның күзләрендә кабат очкын кабыныр өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Иректә калса да, вөҗдан газабы корт кебек кимереп, аның инде көннәрен нурсыз һәм төссез итәчәк. Аның җан яраларын вакыт дәвалар, газизләрен югалткан кешеләрнең генә хәсрәт уты сүнәр микән дип кабат яңа көнгә аяк басарга теләмәгәндәй чатырдатып күзләрен йомды ул. Суд залларында йөргәнче, шул куркыныч көндә йомылган күзләрем ачылмаган гына булсамы, дип, төшенкелеккә дә бирелеп алды. Тик җавап бирүдән кача алмаячагы көн кебек ачык иде. Күпме генә тартырга, сузарга тырышса да, үткән көннәр белән яшәргә теләсә дә, таң атты, иртән яктырып кояш чыкты. Бүлмәдәге тынлыкны бүлеп кош сайраулары ишетелде. Рафис бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп, зыян күрүчеләргә әйтер сүзләрен барлады. «Мин гаепле, кичерегез», — дияргәме? «Ялгышларымны үз гомерем белән түләргә дә әзермен», — дип башны аска ияргәме? Үзенең төзәтә алмаслык хата ясавын аңлаган хәлдә, югалту ачысыннан сыгылган гаиләләр алдына барып басу бер генә дә рәхәт әйбер түгел шул. Аңа утырып барганда һәлак булган ханым сыңар канат белән ике бала үстергән. Мәктәп яшендәге балаларны хәзер дәү әниләре сыендырган. Фаҗига сәбәпле карынындагы баласын югалткан яшь әнинең дә күзләрен әле сагыш сарган. Бәхеткә, нәни кызчык исән-сау. Мөгаен, аңа фәрештәләр канатын җәйгәндер. Ул баласын да югалтса, хатын яшәү мәгънәсен кабат аңлый, тормыш тәмен татый алыр иде микән? ...Капкадан чыгып киткәндә, Рафис бу йортка кабат кайчан әйләнеп кайтасын да белмәде. Тыңлар-тыңламас кына атлаган аяклар өеннән ерагая барган саен хәле дә авырая барды. Яныннан атлаган абыйсының сүзләрен ул гүя ишетмәде дә, аңламады да. Бары тик суд залының авыр тынлыгы гына кая килеп эләккәнен исенә төшерде. Тирә-юнендә үзенә төбәлгән карашларны күрү, аларның барысының да карашларыннан нәфрәт тою аны тагын бер башка кечерәйтте. Акланыр сүзләр урынсыз, гомерләрне алмаштырып бирә алырдай кыйммәтнең әлегә кадәр табылганы юк иде шул. Уенда бер начарлык булмаса да, фаҗига кемгәдер авырлык китерү өчен махсус эшләнмәсә дә, уйланылмаган бер ялгыш адымы өчен ул түләргә тиеш иде. Ул бит үзенә ышанып юлга чыккан кешеләрнең гомерләре, хәвефсезлекләре өчен җаваплы булуын белә иде. Бер ялгышта күпме үкенеч... Әллә егетне кызгандылар, әллә юлына игелекле, шәфкатьле кешеләр очрады. Егеткә каты бәрелмәделәр, авыр җәзалар сорамадылар. Бары тик дәвалауның чыгымнарын күтәрүне һәм вакытсыз арадан киткән ханымның балаларына ярдәм итеп торуны гына йөкләделәр. Тик моның белән Рафисның хәле бер генә дә җиңеләймәде. Чөнки ул, Закон кырыслыгыннан яклап, саклап калсалар да, үзенең Ходай каршында гаебе зур булуын аңлый иде. Һәр көнебез юллар белән бәйле. Машина ыгы-зыгысы туктап тормый. Җәяүлеме без, руль артында барабызмы, юлларыбыз тигез, такыр, ак һәм хәвеф-хәтәрсез булсын иде. Ашыгулар ялгышларга китермәсен, бер гаепсез, яшим дип янып торган гомерләр өзелмәсен! Чыганак: https://novoshishminsk.ru/news/proza/ber…
    0 комментариев
    9 классов
    Тормыштан алынганнар Казаннан такси белән Сабага кайтып барыш. Шау чәчәкле матур яулыгын япкан әби дә бар янымда. — Балаларга кунакка килгән идем, өч көн кундым. Кайтарып куябыз дигәннәр иде дә, таксига гына утыртып җибәрегез, дидем. Мәшәкатьлисем килмәде, — ди. Таксида җыр яңгырый. «Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре…» –Сәбәбе нинди була бит, тиран иргә түзеп торасы түгел, җыруда җырлар ул, — дип әйтеп куйды әбекәй. — Исерек иреннән аерылып кайткан хатыннар турында ишетсәм, маладис, дөрес эшләгән аерылып, дим. Хатын-кыз да кемнеңдер газиз баласы. Бер авызына хуҗа белмәгән ирдән кыйналып яшәр өчен үстергәнмени аны анасы? Кайтыр урыны булса, ике-өч бала белән булса да кайтасы. Менә мин гомеремне исерек белән җәбер-золым күреп үткәрдем. Әле аның эчүен миннән күрә иде әнкәй. Беренче балам тугач ук, читкә чыгып китәсе булган да бит. Кайтып та карадым, әни: «Синең караватыңда кече энең ята хәзер, сиңа урын юк монда, төшкән җиреңдә таш бул», — диде. Җитмәсә, кызым елак. Әнигә кайткан беренче төндә үк, ишегалдында бала күтәреп аякөсте йөреп чыктым. Ярый әле иптәшкә кече энем чыкты. Мескенкәем, апа, синең үзеңне генә калдырырга куркам, караңгыда куркырсың, ди. Минем караватта яткан энем, унике яшь аңа ул вакытта. Минем урын барыбер буш чыкты ул төндә. Әнинең ни әйтергә теләгәнен аңладым инде. Кайткан төндә үк кундырып чыгарсам, чын-чынлап аерылып кайтыр бу, дип уйлагандыр. Шуңа күрә төн кунырга да рөхсәт итмәде. Күршедә генә ялгыз буш йорт бар иде. Их, мин әйтәм, шунда гына кайтып торыйммы икән әллә, дим. Икенче көнне әтигә әйтеп караган идем. Кулындагы су чүмечен болгап кына очырды. Баш очыннан чыжлап кына үтте чүмеч. Ничек балага тимәде. Елый-елый, өч чакрымны җәяүләп кайтып киттем. Егерме яшь бит миңа ул вакытта. Яп-яшь кыз бала. Кияүгә китүем дә үзем яраткан кешегә булмады. Әти армиядә бергә хезмәт иткән дустының малаена тагып диярлек биреп җибәрде. «Армиядә шулай сөйләшкән идек», — диде әти. Кайнатам юк иде инде мин килгәндә. Йөргән егетем калды. Минем кияүгә чыкканны ишеткәч, авыл уртасындагы чишмә янында кычкырып елаган да, читкә киткән, диделәр. Баламны күтәреп, өч чакрымны үтеп кайтып кергәндә, ир исереп йоклап ята иде. Асты юеш. Әле анда телчән кайнана да бар бит. «Ирең була торып, кайда йөрисең өстерәлеп», — дип иң беренче ул кычкырды. Куркуымнан тиз-тиз генә иремнең юеш киемнәрен салдырып, чистаны киерттем. Урынга яткырырга күпме тырышсам да, көчем җитмәде, зур гәүдәле иде, күтәрә алмадым. Шул көенчә төшкә кадәр йоклады да, уянгач, үземне тотып кыйнады. Юынырга кергән җирдән аралыктагы комганны алып томырды башта. Еламадым, шаккатып басып тордым. Елата алмагачтыр инде, егылганчы кул белән кыйнады да, аннан типкәли башлады. Менә миңа хәзер җитмеш. Ничә еллар узган аңа, ә алар һаман күз алдымда. Икенче кызым тугач, бөтенләй азынды. Айныган көне бик сирәк. Фермада сыер савам. Сыерларның бозаулар вакыты җиткәндә фермага кич тә килеп, карап китәсе. Андый-мондый сыер бозаулап, бозау салкында ятмасын, чүбен салсын, дип караштырабыз. Каравылда кеше бар барын. Шулай да, һәр савымчыга үз сыеры кадерле бит. Бозауларга төнгә калганнарны караштырабыз шулай. Берсендә килсәм, сыер бозаулаган, асларына салам салып йөрим. Артымнан күзе-башы акаеп ир килеп керде. «Каравылчыны күрергә килгәнсең», — ди. Сугып та җибәрде, мин сыер янына килеп тә төштем, башым белән рәшәткәгә бәрелдем, борыннан шаулап кан китте. Ир куркуынннан чыгып та йөгерде. Башымдагы яулыкны салып, канны сөртеп, салам өстендә, сыер янында чалкан ятып торгач, кан агуы бетте. Каравылчыга аны-моны сизермәдем, бозауны караштырырга әйттем дә киттем. Кайтып керсәм, ир өйгә кайтып утырган. «Үлмәдеңмени син?» — дип мыскыл итеп, елмаеп утыра. Әнкәй дә котыртты бугай инде. Гел эшемнән гаеп табып, юктан да сүз чыгарып каһәрләде. Мине рәнҗетүдән тәм таба иде бугай анысы да. Аны авыл кешесе белгәндер инде. Ничек торасың усал кайнанаң белән, дип әйтәләр иде. Кая барыйм, кайтыр җирем юк. Милициягә әйтүдән дә курыктым. Алып китеп ябарлар унбиш тәүлеккә. Аннан кайткач, барыбер шул хәл бит, тагын да котырынып кайтып керсә нишлим? Берсендә авыл советына әйтеп карадым. Аның өчен велосипед чылбыры белән кыйнады ишегалдында. Элек ир-атлар бик юньсез иде бит. Хәзер дә бармы икән андый әшәкеләр. Булмасын иде. Булса, ике дә уйлап тормагыз, кайтыгыз. Хәзерге тормыш безнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Кайтып сыенырга кечкенә генә почмак табарга була. Әле шул акылсыздан өч бала алып кайттым бит. Кече кызымны кечкенәдән яратмады, минеке түгел ул, диде. Хәзер телевизордан ДНК анализы алып, атасының кем икәнен раслаучыларны күрсәтәләр бит. Их, мин әйтәм, теге чакларда булган булса шушы әйберләр, анализ бир идең дә, битенә тотып ат идең, мәлгуньнең. Бала тудыру йортыннан килеп алмады. Попутный машина белән үзем кайттым. Әнкәй исән булса, кешедән оят, дип булса да чыгарган булыр иде. Ул чакта әнкәй үлгән иде инде. Ирнең кыланмышына чыдар хәлләр юк. Баладан соң үзем дә өзлектемме, бик каты башым авырта башлады. Бер нәрсәгә күңел үсми, яшисем килми башлады. Үземчә план кордым. Әнкәйнең, кайнананың була инде, сеңлесе бар иде. Аларның балалары булмаган. Шуларга ике кызны илтеп куйдым да, кайтыр юлда елга бар, шунда керергә минем исәп кечесе белән. Акрынлап язгы ташу кузгалыр чак. Кулымда бер айлык бала. Үзем елыйм, үзем туңам, елгага таба барам. Тамак туярлык ашаган да булмагандыр инде, кисәк егылдым шунда. Үзем һаман баланы кочаклаганымны беләм, шунда яныма бер хатын килде. Таныш та кебек үзе. «Син мондый юлдан килергә ашыкма әле. Андый юлдан килгәннәргә бик авыр монда, менә мин дә ялгыштым», — ди. Күпме ятканымны белмим, шыбыр тиргә батып уянып киттем. Янымда беркем дә юк, каяндыр ат куалаган тавыш кына ишетелә. Ул арада, авылда ат караучы Мәрдәнша абый килеп чыкты каяндыр. Минем егылып ятканны күрде дә, икебезне дә ат арбасына салып, өйгә алып кайтып куйды. Авылда кемнең ничек яшәгәне күренә бит инде. Кайту белән ирне күрде дә, якасыннан тотып алып, яңаклады. «Хатыныңны, балаларыңны рәнҗеткәнеңне тагын бер ишетсәм, киләм дә, менә шушы мылтыктан атам да үтерәм», — диде. Мәрдәнша абый кырыс холыклы иде ул. Мәрдәнша абый гел хәлне сорашып торды. Елга буенда егылып ятканда яныма килгән хатынның кем икәнен беләсе килә бит. Мәрдәнша абыйга тасвирлап сөйләп бирдем, шундый-шундый, ап-ак йөзле, бодай төсле калын, куе чәчле хатын-кыз, дим. «Сеңлем, ул хатынның үлгәненә байтактан инде. Иренең көнләшүенә чыдый алмыйча үзен харап иткән, дип сөйләгәннәре истә. Ул вакытта мин дә яшь идем. Менә хәзер мин дә синең ни өчен елга буена килүеңне белдем, ул сине ялгышлыктан саклаган. Исерек ир өчен үзеңне, алма кебек кызларыңны шулай харап итәргә синең башыңда миең юкмы әллә?» — дип тиргәп тә ташлады. Җәйге төннәрне урамда, кышын абзарда, мал янында күп уздырдык өч кыз белән. Кызлар үсә башлагач, бераз җайланды тормышлар. Мәрдәнша абыйдан куркуы булдымы, сүз белән мыскылласа да, кул күтәрүе сирәгәйде ирнең. Шулай да кыланмышлары күп булды. Олы кыз күрше авыл егете белән йөри. Кияүгә сорап килсәләр дип, капка-коймаларны да буядым. Өйдәге иске караватны да диванга алмаштырасы килә бит. Иргә әйтеп карадык, тыңлап та тормады, кул селтәп чыгып китте. Алып кайтып куйгач, берни дә эшли алмас дидек тә, машина белешеп, районнан диванны кайтарттык. Ул вакытта машиналар да юк бит әле. Районнан авыл кибетенә товар китерүче машинаны белештек. Беренче тапкыр диванлы булдык дип, и сөендек. Ир кайтып та керде, кулында балта, ничек булдыра ала, диванны ваткалап та бетерде. Ул вакыттагы мәшхәрләрне сөйләп бетерә торган түгел, балакаем. Олы кызны туйлап кияүгә бирә алмадык. Икесе туйлап чыкты. Кызларымның күзләренә генә карап торам. Һәр килгәндә, атнасына өч килсә дә сорыйм. Ирең авыр сүз әйтмиме, кул күтәрмиме, дим. Кияүләргә дә алдан ук әйтеп куйдым. Аталары исерек, дип кызларымны рәнҗетәсе булмагыз, алам да кайтам. Ничә яшьтә булсалар да. Үзем сиксәнгә җитеп, кызларым 50-60ка җитсә дә, оялып тормыйм. Мин аларны кыерсытыр өчен үстермәдем. Үскәндә болай да җитәрлек авырлык күрделәр, дидем. Шылт иткән тавышлары да юк кияүләрнең. Яши-яши мин дә усалландым, кызым. Ирем алты ел элек үлде. Әле беркөн төшкә керде. «Син кайчан киләсең инде? Синнән башка мине сәхрәгә кертмиләр монда, синең сүзең кирәк, ди. Әле анда баргач та аның белән очрашасы бар икән. Минем сүз дигәнем, гафу итүдер инде ул, име», — дип елмаеп сорап куйды әбекәй. Чәчәкле матур яулыгы арасыннан шомырт кебек күзләре җемелдәде. Җемелдәп кенә үткән гомер юлында да нинди генә михнәтләр күрми бу адәм баласы. Интертат
    2 комментария
    11 классов
    Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти Өйгə кайтып керү белəн əнисеннəн: “Нишлəп мине аңа охшаталар Ул минем əтием түгел лə, əтием − башка кеше. Шулай дип күршелəр əйттелəр. Минем үз əтием кайда?” − дип сорады... Урам буйлап кечкенə кызын җитəклəгəн киң җилкəле, кара чəчле, ыспай гына киенгəн яшь ир китеп бара. Əтисеннəн калышмаска тыры- шып, кызу-кызу атлаган ефəк күлмəкле кызчыкның, ак бантлар белəн үрелгəн коңгырт-кара толымнары сикергəлəп- сикергəлəп алалар. Читтəн караган- да, ул тере курчакны хəтерлəтə. Гүя, кибет киштəсендə утырып арыган да, урамны əйлəнеп керергə булган. “Кызыгыз бигрəк үзегезгə охшаган − чибəр, акыллы!” − дип, юлда очраган һəрбер кеше аларга елмаеп карап үтə. Кыз олыларның һəр сүзен колагына сеңдереп барган, күрəсең. Өйгə кайтып керү белəн əнисеннəн: “Нишлəп мине аңа охшаталар Ул минем əтием түгел лə, əтием − башка кеше. Шулай дип күршелəр əйттелəр. Минем үз əтием кайда?” − дип сорады. Шуны гына көткəндəй, ире хатыны- на мəгънəле карап, тəмəке тартырга чыгып китте. Ишек ябылу белəн əнисе кызын кочагына алды. − Кызым, синең үз атаң еракта, ул безнең белəн яшəми. Хəзер сиңа Фəрит абыең əти була, − диде ул, сабыеның коңгырт күзлəренə тутырып карап. Əлеге сүзлəрнең мəгънəсенə төшенеп бетмəсə дə, кыз баланың иңнəренə ка- натлар үскəндəй булды. “Ура! Минем дə үз əтием бар... Хəзер мине: “Үги бала!” − дип кимсетмəссез, − дип уйланды ул шатлыгы эченə сыймыйча. Икенче көнне подъезд яныннан үткəндə: “Минем үз əтием еракта. Ул кайталмый!” − дип əйтеп салгач, эскəмиядə утырган хатыннарның бары- сы да тынып калды. Ə кыз шул арада, яңалыгын җиткерер өчен, иптəшлəре янына йөгерде. Əмма, аның күңеленə салынган ятим- лек ярасы уңалмыйча, юк-юкта гел үзен сиздереп торды. Барча балалар кебек үк, Айгөл дə яслегə бармас өчен, əллə нилəр уйлап таба. Əтисенең дə аны көйлəп-чөйлəп торырга вакыты юк, ул эшкə ашыга. Абалан-кабалан гына ашап, киенəлəр дə, чыгып йөгерəлəр. Айгөл аяк терəп карышканга күрə, өйдə башланган əреплəшү подъезд төбендə дə туктал- мый. Сүз көрəштереп җиңə алмагач, кызчык əтисенə: − Җибəр кулымны, мин синең белəн бармыйм, син минем əтием түгел! − дип кычкырынырга тотына. Нишлисең, Фəриткə, уртларын тешлəп булса да, түзəргə туры килə инде. Баланы тукмап булмый бит. “Үсə төшкəч, холкы утырыр əле” − дип үз- үзен юатып атлый бирə. Хəер, баланы да аңлап була... Əллə ялгышлык, əллə яман уй белəн əйтелгəн сүзлəр ярчык булып йөрəгенə кадалып калганга ул гаепле түгел. Шул рəвешле, көн артын- нан көн, атналар, еллар үтте. Ул бүтəн кызлар кебек əтисенең ал- дына кереп утырып, аны кочаклап, битеннəн сыйпап иркəлəнə дə алмый!. Ни дисəң дə, Фəрит абыйсы − аңа чит кан. Үги ата! Иптəш кызлары əтилəре ха- кында үзара сөйлəшкəндə дə, ул читкə китеп, боегып басып тора. “Кайда соң син, əтием? Нишлəп соң, бер дə мине күрəсең килми? Телəгəндə, ун гына ми- нутка булса да килеп китəлер идең бит... Мин үстем, быел мəктəпне бетерəм, ə син мине бар дип тə белмисең!” − дип əтисенең кечкенə фотосурəтенə карап моңсуланып утырудан башка бер чара- сы да юк шул аның. Берчак əнисе Айгөлне кырына утырт- ты да дулкынланып сөйли башла- ды. “Үткəн атнаны Уфага баргач, бер тукталышта мин əтиеңне очраттым. “Кызыбыз үсəме? Ничек укый? Кемгə охшаган?” − дип, гел синең хакта со- рашты, балам. Бер арада килеп чыгар- га да вəгъдə итте”. Əмма, əтисе биргəн вəгъдəсендə тор- мады... Килмəде! “Ерактагы кояш яктырак!” − дилəр. Хак икəн. Фəритнең “Кызым!” − дип өзелеп торуына карамастан, Айгөл барыбер үз əтисен көтте. Күрəсең, кан тартуы шу- лай була торгандыр. Əнисе үги əтисе белəн кушылганда, Айгөлгə биш яшь иде. Яшьлек язында берəүдəн алданып калып, бер мəртəбə авызы пешкəннəн соң, Динə ир зат- ларына башын да күтəреп карамады. Иргə барса, ул гел кызын кыерсытыр төсле иде. Ə Фəритне тəү күрүдəн ошатты. Никахлашып яши башлагач, ир Айгөлгə “Кызым” дип кенə торды. Мəрхəмəтле, ихлас булды. Уллары тугач та, бала- ларны аермады, тигез күрде. Тик менə шул эчүе генə инде... Юк, ул исереп, тавыш куптармый иде. “Кызым, Динə ачуланмагыз! Хəзер мин сүнəм!” − дип сөйлəнеп ята да, йоклап китə. Əмма, шул начар гадəте аркасында зур бəлагə юлыкты да шул инде. ...Бер елны чатлама суыкта урамда исереп йоклап, кулын туңдыргач, барма- кларын кистелəр. Нəтиҗəдə, хатынының иңенə ике бала гына түгел, гарип ир дə өстəлде. Юньле хатын рəхəт мəллəрне бергə кичергəн ирен авыр чакта ташла- мый. Үзен язмыш каты сынаганда да, Динə ирен бала урынына тəрбиялəде. Тик Фəрите генə һаман тəүбə итмəде, һаман эчте... Гадəттə, кыен чаклар- да, җəллəп, эчеңə-бавырыңа кергəн булып, күңелеңə коткы салып чыгучы- лар күбəеп китə. Кайбер эчкерлелəре: “Нигə син җаныңны ашатып, ул беткəн бəндə белəн торасың?” − дип ирен таш- ларга котырттылар. Айгөленə кадəр: “Аерылышыгыз!” − дип богаз киерергə маташты! Андый чакта Динə берни хакында да уйлый алмый, югалып кала. Берарада сабырланып, үзен кулга ала да: “Ул бит минем ирем, синең дə, энеңнең дə əтисе... Ничек ташлыйм соң мин аны? Əлегə син гамьсез, балам. Үсеп, акыл утыргач, аңларсың əле!” − дип, кызына дөнья хакыйкатьлəрен аңлатырга керешə иде. Ə Айгөл əнисен тыңлаган сыман то- елса да: “Ə мин беркайчан да эчкəн ир белəн тормаячакмын!” − дип үз фəлсəфəсен сатуын белə. Əнисе: − Амин! Шулай булсын, балам! Дөнья ак белəн кара төслəрдəн генə тормаган кебек, əтиеңнең дə уңай яклары бар. Сине ул үстерде, шуны да онытма, − дип сөйлəнə башласа, Айгөл: − Ул мине үстермəде, мин үзем үстем. Ул минем əтием түгел! − дип дорфа гына кырт кисə иде. Шул мəллəрдə Динəнең йөрəге тук- тардай булды. Ə Фəритне язмышы һаман сынавын белде. Улларын унике яшендə авыр чир якты дөньядан алып киткəннəн соң, хатынын паралич сугып, ул да түшəккə егылды. Гаилə хəллəре кискенлəшүгə кара- мастан, Фəрит студент кызына укуын ташларга рөхсəт итмəде. Ул ике ел буе хатынын берүзе тəрбиядə тот- ты. Лəкин, рəхимсез чир белəн күпме генə көрəшсəлəр дə, ул чигенмəде. Нəтиҗəдə, Динəне дə җирлəп, алар кызы белəн икəү генə торып калдылар. Фəрит Айгөлне ялларда көтеп ала, озатып кала. Туган йортында үзен көтəр кешесе булмаса, югалтуларны ничек кичерер иде икəн кызы? Ялларга кайтканда, алар əнисе белəн энесенең каберен зиярат кылырга баралар. Айгөл, күз яшьлəрен сөртə-сөртə, ка- бер тирəсендəге чүплəрне утый, сирень агачларына су сибə. Əтисенең “Тыныч йоклагыз, без киттек инде, ачуланма- гыз!” − дигəн хушлашу сүзлəренə янə күңеле тула. Ниһаять, гаилəле булгач, үзе дə тормышның чын асылына төшенде кыз. “Өйлəнергə кирəк сиңа, берүзеңə дөнья көтүлəре кыен бит!” − дип əтисен үгетли башлады. Тик Фəрит сабыр гына: − Юк инде, кызым. Юньлесе миңа килми, ə юньсезлəре миңа кирəкми дə. Сез үзегез мине ташламасагыз, кайтып йөрсəгез, миңа шул җиткəн! − дип һаман үз җаена, берүзе яши бирə. “Ялгызмын!” − дип, һичберкайчан да тормыштан ваз кичмəде ул. Кияве белəн кызында еш кунак бул- ды... Оныгы тугач, гел аларда гына торды. Хəзер “иде” − дип сөйлəргə генə калды. Чөнки, Фəрит үткəн көзне якты дөнья белəн бəхиллəште. Язлар җиткəч, туган ягына кай- тып, Коръəн укыткач, зияратка ба- рып, газизлəрдəн-газиз кешелəренең баш очында үсеп утырган сирень куа- кларына караса, Айгөлнең колагына əтисенең: − Саумы, кызым! − дип эндəшкəне ишетелгəн сыман...
    3 комментария
    11 классов
    Юнир САЛАВАТОВ. Исәп белән Мунчалар кереп чəйлəп утырган чакта бабай: “Минем беркемем дə юк. Үлəр вакытым да якынлашып килə. Миңа кияүгə чыксаң, шушы йортны бар хуҗалыгы белəн сиңа язып калдырыр идем, – дип сүз башлады... Коммунизм чорында исəп белəн өйлəнүне, кияүгə чыгуны əхлаксызлык дип таныдык. Лəкин тормыш авыр- лыклары, каршылыклар аркасында, кайберəүлəр исəп белəн кияүгə чы- гарга, өйлəнергə мəҗбүр. Сүзем шул хакта. ...Нəсиха, икенчегə кияүгə чы- гып, ике бала тəрбияли иде. Лəкин, көтмəгəндə аның тормышын яшен ат- кан кебек булды. Ни сəбəптəндер, яңа ире дə ташлап чыгып китте. Алимент та юк, эш тə юк. Ичмасам, авылдагы йорты да үзенеке түгел. Чарасызлыктан күрше авылда җимерек өй табып, шунда яшəргə булды. Лəкин авыл җирендə мунча белəн сарай-фəлəнсез нишлəмəк кирəк? Артык зур хезмəт хакы вəгъдə итмəсə дə, эше табылгач, Нəсиханың күңелендə тормышының яхшы якка үзгəрəчəгенə өмет уянган кебек булды. Бер көнне аның янына күршедə берьялгызы гына яшəүче ба- бай килеп керде дə: – Мунча яктым, Нəсиха күрше, балаларың белəн керегез, – диде. Мунчалар кереп чəйлəп утырган чак- та бабай: “Минем беркемем дə юк. Үлəр вакытым да якынлашып килə. Миңа кияүгə чыксаң, шушы йортны бар хуҗалыгы белəн сиңа язып кал- дырыр идем, – дип сүз башлады. Нəсиха əлеге тəкъдимнəн тынсыз кал- ды. Хəер, яшь аралары 35 ел тирəсе булгач, икелəнерсең дə... Бабай каршында итəгать саклап, балалары белəн киңəшлəшкəч, риза- лашты. Икенче көнне үк Нəсиха бабайның матур, төзек йортына күченеп кил- де. Карт исə сүзендə торып, биргəн вəгъдəлəренең барысын да үтəде. Ике елдан ул дөнья куйгач, Нəсиха аны зурлап, кадерлəп соңгы юлга озатты. Кабер ташын да затлы таштан эшлəтеп, тəрбиялəп кенə тотты. Янə бер вакыйга. Соңгы арада урамда йөргəндə бер күптəнге та- нышымны гел ялгыз очратам. “Гел берүзеңне күрəм, əллə синең əбиең юкмы?” – дип сорап куйдым бер- чак. Танышым моңсу гына елмаеп: “Дөрес чамалыйсың, берүзем яшим. Минем беркемем дə юк. Картайгач, үзем ялгыз яшəргə булдым. Яшьтəн үк өйлəнергə ашыктым, карчык белəн карт көнебездə терəк булырлар дип, ике бала үстердек. Əйбəт акчалы эштə эшлəгəч, аларны тəрбиялəү кы- ен булмады, билгеле. Тик менə, акча күп булгач, нəфсем котырып, бер яшь кызга чынлап торып гашыйк булдым. Яңа мəхəббəткə исе- реп, хатынымнан бөтенлəй суындым. Аерылыштык. Теге кыз белəн бераз яшəгəннəн соң, аның исеменə фатир сатып алдым. Нəтиҗəдə, ул шуны бе- леп алу белəн өйгə кайтмый башла- ды. Аның миңа исəп белəн кияүгə чык- канын белгəч, янə аерылышырга туры килде. Ул яңа фатирда яшəп калды, мин үз исемемдəге иске фатирыма күчтем”. Икенче бер таныш бабайның əбисе үлеп калды. Ул: “Юнир туган, син ар- тист, кешелəрне күп белəсең, мине берəр əби белəн таныштыр əле”, – ди- де. Берничə хатынга бу хакта əйткəч, аларның барысы да бер сорау бирде: – Аның фатиры бармы соң, бəбкəм? Булса, кемгə язылган? Мин: “Фатирын балаларына яз- ган”, – дигəч, əбилəрнең җавабы кат- гый булды: “Алай булгач берүзе генə яшəсен, картайган көнемдə бабай ка- рап ятар хəлем юк əле...” Берсенə юри генə: “Фатиры өч бүлмəле. Үзенə кияүгə чыгарга телəгəн əбигə бер бүлмəсен привати- зацияли”, – дигəн идем, шундук риза- лашты, төлке! Тормыш булгач, төрле хəллəр бу- ла... Авылында кыскартуга элəккəч, бер кызый эш юллап шəһəргə килə һəм тиз генə яшь егет белəн танышып ала. Хəзерге кызлар ачыгавыз егетлəрне “яуларга” гына торалар бит! Бу кыз егетнең җенси якынлык кылырга дигəн телəгенə дə бернинди дə каршылык күрсəтми, җиңел генə риза була. Вакыт үтə... Яшь хатын бала туды- ра. Ə егет кеше, закон хатын ягында булгач, кая барсын? “Ык-мык” итсə дə, бəби аныкы! Нəтиҗəдə, шул “мəмилеге” арка- сында егет əнисе белəн əтисенең ярлы гына фатирына хатынны алып кайта. Ə анда бала кровате куярлык та урын юк. Кыскасы, хəзер исəп белəн ирле булганнар, бик күп, җəмəгать. Шул сəбəпле, кайбер ата-аналар уллары- на: “Авыл кызларыннан сак бул!” – дип көн дə искəртеп кенə торалар икəн
    0 комментариев
    7 классов
Манты с фаршем!
Ингредиенты:
Начинка:
Фарш-1кг.
Картофель-1-2шт.
Лук-1шт.
Соль и специи по вкусу
Немного воды.
Тесто:
Мука-1кг.
Вода-около 500 мл.
Соль-1ч.л.
Масло растительное-30гр.
Замесить тесто и оставить отдохнуть.
Кубиками нарезать лук и картофель и перемешать с фаршем, добавить соль и специи, воду.
Раскатать тесто и разрезать на прямоугольники, и сформировать как на видео.
Вскипятит воду и поставить манты варить на пару.
Минут 30-40 и манты готовы.
Приятного аппетита!
00:56
vk.com
Запись на стене
1 просмотр
Автор Әминә Тимерғәлиева
Сүпрәһеҙ (манный ярмаһы менән) ҡоймаҡ.
0,5 л кефир
1 с.ҡ тоҙ
2 а.ҡ шәкәр
2 йомортҡа
Барыһын бергө ҡушып, яҡшылап бутарға
Артабан
2 ст. он
2 ст.манный
Барыһында яҡшылап болғарға, яйлап ҡына ҡайнар һыу өҫтәй- өҫтәй ҡаймаҡ ҡуйылығына еткерергә.
Сәй ҡалағында һүндерелгән сода ла өҫтәргә онотмағыҙ. Ҡамырҙы ярты сәғәттәй ҡабартып алғас ҡоймаҡ ҡоя башларға ла мөмкин.
Автор Әминә Тимерғәлиева
Динем Ислам
Фәрештәләр кешегә хәтле яратылган. Адәм яратылгач, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылырга боера.
Адәм балчыктан яратылган булса, фәрештәләр нурдан яратылган.
Фәрештәләр сынау өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яратылган.
Фәрештәләрнең яшәү урыны күктә һәм кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, алар җиргә төшә.
Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле.
Фәрештәләрнең канатлары бар: икешәр, өчәр, дүртәр һәм күбрәк. Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең 600 канаты барлыгы билгеле.
Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар.
Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә алалар. Мисалга, Җәбраил фәрештәнең, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре
Тормыштан алынганнар
Айрат озын яллардан соң эшенә ашыкты. Машинасын да карыйсы бар, эш тә тыгыз булырга охшап тора.
Ул килгәндә объект җанлана башлаган иде инде. Кабинасын ачу белән алгы тәрәзәгә әллә каян бер кош килеп кунды. “Син генә җитмәгән идең”, – дигән сыман, кулы белән селтәнеп алды ир кеше. Аннан, җиргә сикереп төште дә, машина капотын ачып, бар да тәртиптәме дигәндәй, мотор ягына күз салды. “Йөрәк” тәртиптә”, – диде ул үзалдына елмаеп. Тик... астарак ниндидер ак шарчыклармы соң, нәрсәләрдер төшеп киткәнме... Кара инде, алып та булмый үзләрен. Ярар, юлда төшеп калырсыз әле, дип, эшен бетерде дә, тиешле кәгазьләрен кереп алып, юлга кузгалды.
Асфальт ташу җиңел эш түгел, вакытында
  • Класс
Эшләр уңсын өчен укыла торган дога
Аллаһыдан ихлас күңелдән сорасаң, теләкләр кабул була, диләр. Шулай булсын!
Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү».
Мәгънәсе: «И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел, башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде».
Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.
ЯШИСЕ КИЛӘ!
Чир аяусыз булды, ярты ел дигәндә уналты яше тулып килгән чәчкә кебек кызны лейкемия якты дөньядан алып китте.
(Булган хәл)
Кадрия белән Айдарның гаилә корып яшәүләренә унҗиде ел булды. Тормышларыннан бик канәгать алар. Яшәргә яхшы, ике катлы йортлары, чит ил маркалы машиналары бар. 15 яшьлек сылу кызлары Эльвина үсеп килә. Ел саен чит илгә ялга йөриләр. Эшлим дисәләр, бер дигән эшләре бар. Эльвина да быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак. Инде ул аттестат аласы көнгә тәгаенләнеп, Таиландка ике атна ялга өч путевка алып куелган. Имтиханнарга әзерләнеп йөргән кыз, тагын диңгез буенда ял итеп, зәңгәр дулкыннарга карап, эссе кояшта кызынып чит мохиттәге гүзәллекләр
Бер ялгышта мең үкенеч (хикәя)
Ләйлә Искәндәрова
Керфек тә какмыйча төнне үткәрде Рафис. Газаплы чакларда таңнар бик озак ата икән шул. Иртәгә суд. Нишләтерләр аны. Ирекле тормышта кабат таңнар каршы ала алырмы ул? Тормыш күгенә кара пәрдә ябылгандай булды. Эх, белгән булса, бу көнне ул юлга да чыкмаган булыр иде. Бер ялгыш адым киләчәккә булган бөтен якты хыялларын җимерде түгелме соң. Бик кыен иде аңа. Ә баласы өчен борчылган әнисенә тагын да кыенрак иде. Ләкин ул бит исән. Ничек кенә булса да ул исән. Аның гаебе белән якты дөньядан киткән кешеләрне генә кире кайтарып булмый менә. Вакытсыз гүр иясе булганнарның якыннарының күзенә ничек карар ул. Аларның җан авазы булып чыккан сүзләрен нич
Тормыштан алынганнар
Казаннан такси белән Сабага кайтып барыш. Шау чәчәкле матур яулыгын япкан әби дә бар янымда.
— Балаларга кунакка килгән идем, өч көн кундым. Кайтарып куябыз дигәннәр иде дә, таксига гына утыртып җибәрегез, дидем. Мәшәкатьлисем килмәде, — ди.
Таксида җыр яңгырый.
«Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре…»
–Сәбәбе нинди була бит, тиран иргә түзеп торасы түгел, җыруда җырлар ул, — дип әйтеп куйды әбекәй. — Исерек иреннән аерылып кайткан хатыннар турында ишетсәм, маладис, дөрес эшләгән аерылып, дим. Хатын-кыз да кемнеңдер газиз баласы. Бер авызына хуҗа белмәгән ирдән кыйналып яшәр өчен үстергәнмени аны анасы? Кайтыр урыны булса, ике-өч бала белән булса да кайтасы. Менә
Альфира ЗƏЙНЕТДИНОВА. Үги әти
Өйгə кайтып керү белəн əнисеннəн: “Нишлəп мине аңа охшаталар Ул минем əтием түгел лə, əтием − башка кеше. Шулай дип күршелəр əйттелəр. Минем үз əтием кайда?” − дип сорады...
Урам буйлап кечкенə кызын
җитəклəгəн киң җилкəле, кара чəчле,
ыспай гына киенгəн яшь ир китеп
бара. Əтисеннəн калышмаска тыры-
шып, кызу-кызу атлаган ефəк күлмəкле
кызчыкның, ак бантлар белəн үрелгəн
коңгырт-кара толымнары сикергəлəп-
сикергəлəп алалар. Читтəн караган-
да, ул тере курчакны хəтерлəтə. Гүя,
кибет киштəсендə утырып арыган
да, урамны əйлəнеп керергə булган.
“Кызыгыз бигрəк үзегезгə охшаган −
чибəр, акыллы!” − дип, юлда очраган
һəрбер кеше аларга елмаеп карап үтə.
Кыз олыларның
Показать ещё