Айрат озын яллардан соң эшенә ашыкты. Машинасын да карыйсы бар, эш тә тыгыз булырга охшап тора.
Ул килгәндә объект җанлана башлаган иде инде. Кабинасын ачу белән алгы тәрәзәгә әллә каян бер кош килеп кунды. “Син генә җитмәгән идең”, – дигән сыман, кулы белән селтәнеп алды ир кеше. Аннан, җиргә сикереп төште дә, машина капотын ачып, бар да тәртиптәме дигәндәй, мотор ягына күз салды. “Йөрәк” тәртиптә”, – диде ул үзалдына елмаеп. Тик... астарак ниндидер ак шарчыклармы соң, нәрсәләрдер төшеп киткәнме... Кара инде, алып та булмый үзләрен. Ярар, юлда төшеп калырсыз әле, дип, эшен бетерде дә, тиешле кәгазьләрен кереп алып, юлга кузгалды.
Асфальт ташу җиңел эш түгел, вакытында барып җитәргә, сәгатендә кайтарып җиткерергә кирәк. 60 чакрым барасы да, шул алтмышны, төянеп, кире кайтасы да бар. Кыштан соң юллары да бит әле аның: чакыр-чокырлы, кайбер урыннары җимерелеп беткән. Менә барып җитәргә дә ерак калмады, завод бинасы да күренә инде. Шулвакыт ул ян көзгедән очып барган кошны күреп алды. Кара, калмый да, узмый да түгелме соң бу, баярак та күзенә чалынып киткән иде кебек, игътибар итеп кенә өлгермәде.
Шөкер, заводта алай чират юк икән, тиз төяп җибәрделәр “КАМАЗ”ын. Галәмә-әт, кайтканда да шул хәл – калмый да, узмый да бу кош. Нинди сәерләнгән кош булды соң бу – базага кайтып туктау белән кайнар капот өстенә үк килеп кунмасынмы! Туктале син дускай, дип, шулчак Айрат нидер исенә төшкәндәй кабаланып, янына килгән хезмәттәшенә дә сүз катмыйча, машина капотын ачып җибәрде. Шуны гына көткәндәй, теге кошчык янә очып килеп җитте. Шунда гына Айрат эшнең нидә икәнен аңлады. “Бичаракай, син ничек анда кереп оя ясадың соң, теге салкынча көннәрдә елышкансыңдыр инде”, – диде ул кошны чын-чынлап кызганып.
Кош ай буе димәсәң, егет белән алтмыш чакрым очып барды, алтмыш чакрым очып кайтты. Әйтерсең, нәрәд белән йөри. Иртән дә, юлдан әйләнеп кайткач та егет капотны ачкалап, кошка күз салырга мөмкинлек бирде. Ә беркөнне иртән эшкә килгәндә аны инде пипелдәгән кош тавышлары каршы алды. Менә сөенеч, ичмасам... Ниһаять, ана кош балалары белән кушылып, иреккә юл алды. “Вәт хикмәт, үзем белән булмаса, бу хәлгә һич ышанмас идем”, – диде егет бу хакта дусларына сөйләгәндә.
Наилә Идрисова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3