Фәрештәләр кешегә хәтле яратылган. Адәм яратылгач, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылырга боера.
Адәм балчыктан яратылган булса, фәрештәләр нурдан яратылган.
Фәрештәләр сынау өчен түгел, фәкать буйсыну өчен яратылган.
Фәрештәләрнең яшәү урыны күктә һәм кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, алар җиргә төшә.
Фәрештәләр тышкы кыяфәтләре буенча төрле.
Фәрештәләрнең канатлары бар: икешәр, өчәр, дүртәр һәм күбрәк. Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең 600 канаты барлыгы билгеле.
Фәрештәләр ирләргә һәм хатыннарга бүленми, алар җенессез затлар.
Кайбер вакытларда, Аллаһ әмере буенча, фәрештәләр кеше кыяфәтенә керә алалар. Мисалга, Җәбраил фәрештәнең, Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре янына килеп, ислам, иман, ихсан һәм Кыямәт көне турында сораулар бирүен чагылдыра торган хәдисне китерергә була. Шул вакытта Җәбраил фәрештә ап-ак киемнәр кигән, кара чәчле бер ир кыяфәтендә килә.
Кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә фәрештәләр мохтаҗ түгел. Аларда бездәге шикелле ашау, эчү, ару, ял итү, йоклау һәм башка шундый эшләр юк. Чагыштырып китсәк, фәрештәләрдә рух бар, әмма нәфес һәм бәдәни теләкләр юк; фәрештәләрдән аермалы буларак, хайваннар, киресенчә, нәфескә ия, әмма аларда рухи теләкләр юк. Кеше исә урта бер халәттә тора: анда нәфес тә, рух та бар. Ихлас гыйбадәт кылу нәтиҗәсендә кеше фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрелергә мөмкин, хәтта алардан да өстен булу ихтималы бар; имансызлык һәм гыйбадәт кылмау нәтиҗәсендә, кеше хайваннар дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин, кайчакта алардан да түбән төшүе ихтимал. Мисалга үз баласыннан баш тарткан хатын-кызны китерергә мөмкин. Хайваннарда мондый хәл күзәтелми.
Фәрештәләргә үлем хас. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны кешеләрне кебек терелтәчәк, әмма фәрештәләр кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирмәячәк.
Фәрештәләргә йөкләнә торган вазифалар
Аллаһ әмере буенча фәрештәләр төрле вазифалар башкара.
1. Җәбраил фәрештә кешеләргә Аллаһы Тәгалә сүзләрен җиткерә. Нәкъ аның аркылы Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә изге китапларын иңдерә.
2. Мәләкүл-Мәүт яки Газраил – үлем фәрештәсе: кешенең үлү (ахирәткә күчү) вакыты җиткәч, аның җанын ала.
3. Исрафил – «Сур» торбасына өреп Кыямәт көненең башлануын хәбәр итәчәк фәрештә.
4. Кирамүн-Кәтибин кешеләрнең гамәлләрен язып баручы фәрештәләр. Шушы ике фәрештә һәрдаим кеше янында була: уң як фәрештәсе яхшы гамәлләрне яза торган булса, сул як фәрештәсе – начар гамәлләрне яза.
5. Микаил – үсемлекләр һәм яңгыр өчен җаваплы фәрештә (табигать фәрештәсе).
6. Мөнкир һәм Нәкир – кабердә мәеткә сораулар бирүче фәрештәләр.
7. Сугыш вакытында һәм башка куркыныч вакытларда кешеләргә ярдәм итә торган фәрештәләр.
8. Җәннәт әһелләренә хезмәт итүче фәрештәләр.
9. Җәннәтне саклаучы фәрештәләр. Шушы вазифаны башкаручы фәрештәләрнең башлыгы – Ризван исемле фәрештә.
10. Җәһәннәмне саклаучы фәрештәләр. Бу вазифаны башкаручы фәрештәләрнең башлыгы – Мәлик исемле фәрештә.
11. Ана карынындагы балага җан өреп кертүче фәрештә.
12. Кешене саклап торучы фәрештәләр.
13. Коръән укылганда, җиргә төшә торган фәрештәләр.
14. Аллаһы Тәгаләне мактар һәм зикер итәр өчен җыелган кешеләрне эзләп табучы фәрештәләр һ.б.
Фәрештәләргә ышануның әһәмияте
Алга таба Фәрештәләргә ышануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын дәлилләп китү урынлы булыр.
1. Фәрештәләргә ихласлы иман китерү нәтиҗәседә Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, бөеклегенә ышану арта: бөек Аллаһ фәрештәләрне нурдан яраткан, алар – камил мәхлуклар. Фәрештәләр кеше мохтаҗ булган нәрсәләргә мохтаҗ түгел һәм гөнаһ эшләмичә гыйбадәт кылалар. Шулай итеп, һәрбер мәхлукның дәрәҗәсе, бу дөньядагы урыны Яратучының кодрәтенә һәм теләгенә бәйле.
2. Гамәл фәрештәләре барлык кылган эшләребезне, әйткән сүзләребезне язып барганнарын белгәч, җаваплылык хисе арта, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә мөһим икәнлегенә ышану ныгый.
3. Фәрештәләрнең даими гыйбадәттә булулары сокландыра һәм сөендерә. Мөселманнар: «Без бу дөньяда ялгыз үзебез генә гыйбадәт кылмыйбыз икән, Аллаһы Тәгаләнең башка мәхлуклары да (чиксез санлы фәрештәләр дә) гел гыйбадәт кылып, Яратучы әмерләрен үтиләр икән», – дип шатланалар.
4. Кешеләрне саклый торган фәрештәләрнең булуы Аллаһы Тәгаләгә карата рәхмәтебезне арттыра.
5. Үлем фәрештәсе турында белгәч, һәрбер кеше бу дөнья мәңге түгел икәнлеген исенә төшерә: «Кайчандыр үлем фәрештәсе минем янга да килеп, җанымны алачак», – дип уйлый һәм гыйбадәт кылып, изге гамәлләр эшләргә тырышып, ахирәткә әзерләнә.
#динемислам
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1