Хуҗага киңәшләр • Кием элгеченең агачтан ясалганын алырга тырышыгыз. Эрбет (кедр) агачыннан эшләнгән элгеч киемне көя күбәләгеннән саклый. • Үсемлек маена манып алган кадак яхшырак кагыла. • Цементлы измә шикәр комы кушканда ныграк була. • Кафель плитка юеш килеш яхшырак киселә, ярылмый, сынмый.
    0 комментариев
    36 классов
    Тузан суырткычсызда була
    0 комментариев
    62 класса
    Чалбар тарайтабыз
    1 комментарий
    49 классов
    Тәрәзә буяр алдыннан Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
    1 комментарий
    44 класса
    Дөрес койма Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә? Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
    6 комментариев
    49 классов
    Язын күчерергә ярыймы? Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде. Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз. Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
    1 комментарий
    59 классов
    Искәрмә өчен Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
    0 комментариев
    34 класса
    Кәтлит пешерәбез Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
    2 комментария
    62 класса
    Төрле киңәшләр • Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак. • Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә. • Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар. • Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
    1 комментарий
    35 классов
    Конверт ясыйбыз Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк. А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
    0 комментариев
    8 классов
Хуҗага киңәшләр
• Кием элгеченең агачтан ясалганын алырга тырышыгыз. Эрбет (кедр) агачыннан эшләнгән элгеч киемне көя күбәләгеннән саклый.
• Үсемлек маена манып алган кадак яхшырак кагыла.
• Цементлы измә шикәр комы кушканда ныграк була.
• Кафель плитка юеш килеш яхшырак киселә, ярылмый, сынмый.
Тәрәзә буяр алдыннан
Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
Дөрес койма
Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә?
Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
Язын күчерергә ярыймы?
Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде.
Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз.
Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
Искәрмә өчен
Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
00:10
Искәрмә өчен
5 171 просмотр
Кәтлит пешерәбез
Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
00:11
Кәтлит пешерәбез
6 071 просмотр
Төрле киңәшләр
• Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
• Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
• Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
• Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Конверт ясыйбыз
Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк.
А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
Показать ещё