Күренекле башкорт язучысы, Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе, Корылтай депутаты, редакциябезнең якын дусты һәм авторы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге - Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелдән тәбриклибез һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
    0 комментариев
    0 классов
    Уфаның Колонналар залында Башкортстан Язучылар берлегенең 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. 📚 Тантаналы чара барышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Башкортстанның яшь язучысы Заһидә Мусинага кесә китабын бүләк иттеләр. Бүген, «Китап-бәйрәм» халыкара ярминкә кысаларында, «Килен» китабы тәкъдим ителәчәк.
    0 комментариев
    1 класс
    Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык иҗади эшчәнлекләре өчен 📍"ТАТМЕДИА" акционер җәмгыятенең "Мәдәни җомга" атналык газетасы редакциясе" филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Имамов Вахит Шәех улына 📍язучы, "Татарстан Республикасы Язучылар берлеге" җәмәгать оешмасы (Иҗат берлеге) әгъзасы Кәримов Камил Әдһәм улына "Татарстан Республикасының Халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
    0 комментариев
    1 класс
    Ярату ул нинди була, Әйт әле миңа, кояш. Әйтегезче, ак болытлар, Аңлат әле, очар кош? Нинди була, яктымы ул, Караңгымы, томанмы? Диңгез, син дә ачып бирче, Җан күтәрә торганмы? Нинди була ул ярату, Әй, дөньям, бер дәш әле. Уят тәүге язның моңын, Тирән серен ач әле. Нинди була ул ярату, Юллары кая икән? Чулпан Габделганиева
    0 комментариев
    2 класса
    Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/publitsistika/ostaz-ve-mogallim-ukytuchy
    0 комментариев
    2 класса
    Шомырт ап-ак, Шау чәчәктә шомырт! Шомырт салкыннары адашкан, – Җәй уртасы кебек җылы иртә, – Дөньясында нидер алмашкан. Яп-якты яз, Чалт аяз күк – зәңгәр. Хыялларга канат куй гына! Ап-ак чәчәкләрне каралтырдай Авыр гамьнәр керә уема. Күңелдәге шомлы күкрәүләрне Ишетәдер кебек бу шомырт. Дөньяларны сөрем сарган чакта Калып буламы соң ак булып?! Ак шомыртка карап сызды күңел, Бәгыремә әрнү саркыды. Табигатьнең кануннары төгәл, – Кайтып сугар шомырт салкыны... Илсөяр Иксанова
    0 комментариев
    1 класс
    Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/povest/lms-povest
    0 комментариев
    11 классов
    Сафлык бишегендә Тоткарлыклар аша Чишмә юлын таба. Челтер-челтер ага Офыкларга таба. Мәгърур таулар тора Ак болытка тиеп. Үзәннәрдә таллар Шаулый, җилдә биеп. Җәеп киң колачын, Күктә оча лачын. Ирек... Хокук… Киңлек, Юк, татымый кимлек! Күбәләкнең канат Җилендә хуш исләр. Бәйсезлекне сөйгән Миндә гүзәл хисләр. Тамырларым буйлап Каным ага чыңлап. Баскан җирем тоймыйм, Хәят тынын тыңлап. Ышанмагыз, зинһар, Күңелсезмен, дисәм. Кичермәгез мине, Башым түбән исәм. Сафлык бишегендә Җаным, тәнем исә-ә-ән! Айрат Суфиянов
    0 комментариев
    1 класс
    Музей заллары Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/muzeylarybyz/gabdulla-tukay-dbi-muzee
    0 комментариев
    1 класс
    Олыс нигезендә, телендә яши! Чакыру-өнең ишетсәм – киләм! Газиз халкымда кардәшлек хисе, Тарих, тамырлар уртагын беләм. Язудан гына түгел лә бәхет. Китмәм сафыбыз бозганнар белән. Казанлыларга суздым кулымны. Татар абыем, кабаттан киләм! Муса Җәлилнең яшидер сүзе, Сүнмәгән учак, балкыйдыр кузы. Яшәешегез үз кулыгызда, Мин киләм, кардәш! Тәңре юл суза. Борынгы Идел коя һаман да, Үзе ул – тоткын, үзе ул – ауда. Түбәдә уйный яшен камчылар, Йөзгә-йөз килеп, барам томанда. Һәр батыр менгән атның биленә. Тарих язылган каһан телендә. Габдулла Тукай туган телендә Җыр алып киләм сиңа бүген дә! Бозылмас юлым, поезд кичекмәс! Исемем Орхан – күчкән татардан! Күңелем янә Болгарны кичкән, Сабан туена киләм кабаттан! Кичәге көн ул – Олыс тарихы, Үткәннән дәрес алган – алдынгы. Төркуглы килер әле тагын бер, Корылган көндә бәйрәм табыны! ИЛКАР ТӨРКУГЛЫ Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе
    0 комментариев
    2 класса
Күренекле башкорт язучысы, Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе, Корылтай депутаты, редакциябезнең якын дусты һәм авторы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге - Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелдән тәбриклибез һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
kazanutlary

Казан утлары

Уфаның Колонналар залында Башкортстан Язучылар берлегенең 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. 📚
Тантаналы чара барышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Башкортстанның яшь язучысы Заһидә Мусинага кесә китабын бүләк иттеләр.
Бүген, «Китап-бәйрәм» халыкара ярминкә кысаларында, «Килен» китабы тәкъдим ителәчәк.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык иҗади эшчәнлекләре өчен
📍"ТАТМЕДИА" акционер җәмгыятенең "Мәдәни җомга" атналык газетасы редакциясе" филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Имамов Вахит Шәех улына
📍язучы, "Татарстан Республикасы Язучылар берлеге" җәмәгать оешмасы (Иҗат берлеге) әгъзасы Кәримов Камил Әдһәм улына
"Татарстан Республикасының Халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
Ярату ул нинди була,
Әйт әле миңа, кояш.
Әйтегезче, ак болытлар,
Аңлат әле, очар кош?
Нинди була, яктымы ул,
Караңгымы, томанмы?
Диңгез, син дә ачып бирче,
Җан күтәрә торганмы?
Нинди була ул ярату,
Әй, дөньям, бер дәш әле.
Уят тәүге язның моңын,
Тирән серен ач әле.
Нинди була ул ярату,
Юллары кая икән?
Чулпан Габделганиева
Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез.
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/publitsistika/ostaz-ve-mogallim-ukytuchy
Шомырт ап-ак,
Шау чәчәктә шомырт!
Шомырт салкыннары адашкан, –
Җәй уртасы кебек җылы иртә, –
Дөньясында нидер алмашкан.
Яп-якты яз,
Чалт аяз күк – зәңгәр.
Хыялларга канат куй гына!
Ап-ак чәчәкләрне каралтырдай
Авыр гамьнәр керә уема.
Күңелдәге шомлы күкрәүләрне
Ишетәдер кебек бу шомырт.
Дөньяларны сөрем сарган чакта
Калып буламы соң ак булып?!
Ак шомыртка карап сызды күңел,
Бәгыремә әрнү саркыды.
Табигатьнең кануннары төгәл, –
Кайтып сугар шомырт салкыны...
Илсөяр Иксанова
Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый!
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/povest/lms-povest
Сафлык бишегендә
Тоткарлыклар аша
Чишмә юлын таба.
Челтер-челтер ага
Офыкларга таба.
Мәгърур таулар тора
Ак болытка тиеп.
Үзәннәрдә таллар
Шаулый, җилдә биеп.
Җәеп киң колачын,
Күктә оча лачын.
Ирек... Хокук… Киңлек,
Юк, татымый кимлек!
Күбәләкнең канат
Җилендә хуш исләр.
Бәйсезлекне сөйгән
Миндә гүзәл хисләр.
Тамырларым буйлап
Каным ага чыңлап.
Баскан җирем тоймыйм,
Хәят тынын тыңлап.
Ышанмагыз, зинһар,
Күңелсезмен, дисәм.
Кичермәгез мине,
Башым түбән исәм.
Сафлык бишегендә
Җаным, тәнем исә-ә-ән!
Айрат Суфиянов
Музей заллары Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
УКЫГЫЗ: https://kazanutlary.ru/news/muzeylarybyz/gabdulla-tukay-dbi-muzee
Олыс нигезендә, телендә яши!
Чакыру-өнең ишетсәм – киләм!
Газиз халкымда кардәшлек хисе,
Тарих, тамырлар уртагын беләм.
Язудан гына түгел лә бәхет.
Китмәм сафыбыз бозганнар белән.
Казанлыларга суздым кулымны.
Татар абыем, кабаттан киләм!
Муса Җәлилнең яшидер сүзе,
Сүнмәгән учак, балкыйдыр кузы.
Яшәешегез үз кулыгызда,
Мин киләм, кардәш! Тәңре юл суза.
Борынгы Идел коя һаман да,
Үзе ул – тоткын, үзе ул – ауда.
Түбәдә уйный яшен камчылар,
Йөзгә-йөз килеп, барам томанда.
Һәр батыр менгән атның биленә.
Тарих язылган каһан телендә.
Габдулла Тукай туган телендә
Җыр алып киләм сиңа бүген дә!
Бозылмас юлым, поезд кичекмәс!
Исемем Орхан – күчкән татардан!
Күңелем янә Болгарны кичкән,
Сабан туена килә
Показать ещё