КОРЯЕШ сугышы
Әгүүзү билләәһи минш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рәхииим. СҮбӨХӘӘНАЛЛАһЫ ВӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺИ ҮӘ ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛААҺҮ ҮӘЛЛААҺҮ ӘКБӘР. ЛӘӘ ХӘҮЛӘ ҮӘ ЛӘӘ КУВВӘТӘ ИЛЛӘӘ БИЛЛӘӘҺИЛ ГӘЛИЙЙИЛ-ГӘЗЫЙМ. Мактауларыбыз барч
а гүзәл вә күркәм сыйфат белән сыйфатланмак җирне вә күкне,җир белән күктә булган нәрсәләррне вә безләрне яратып, юктан бар кылып, ризык биреп тәрбия кылучы бар һәм бер Аллаһы Сүбөхәәнә вәТәгаләгә генә лаектыр. ӘЛХӘМДҮЛИЛӘӘҺИ РАББИЛ ГӘӘЛӘМИИИН. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдиү вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Аллаһы Сүбөхәәнә вә Тәгаләнең рахмәте вә янә Аллаһы Сүбөхәәнә вә Тәгаләнең сәламе,салаватларыбыз безнең олугыбыз вә Пәйгамбәребез Расүүлуллаһ Мөхәммәд Мостафа(с.г.в.с.)гә вә янә аның Пәйгамбәрлеген, вә динен, шәригатен кабул иткән мөселман булган өммәт мәҗмүгасына-һәммәбезгә ирешсә иде. ӘМИИИН. Мөселман кешесенең җир йөзендәге яшәеше Иманга корылган шул Иманы аның үз тирәсендәге кешеләр белән булган мөгаләмәсен билгели. Ул һичкайчан үзенең шәһси мәнфәгатьләре өчен кемнедер дус яки дошман тотмый, бәлки ул Аллаһы Сүбөхәәнә вә Тәгаләнең сүзе югры, өстен булсын өчен көрәшә. Димәк Ислам динебез-дуслык дине! Газиз дин кардәшләребез,ӘССӘЛӘӘМҮГАЛӘЙКҮМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ ВӘ БӘРАКӘӘТҮҺ !
Шулай итеп,737елда узган хәл-вакыйгалар безгә риваятләрдә Коряеш сугышы (халык телендә) дип аталган, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) бик зур коряеш кабиләсеннән булган, хазерге вакытта интернетта ГАРЯП-ХАЗАРЛАР сугышы дип атала.Элек КАСПИ (су кошлары)диңгезен ХАЗАР диңгезе дип атаганнар хазар сүзе елан дигән сүз, халыкны еланнан куркытып, күл-диңгез янына китермәс өчен: диңгезләрендә еланнар күп, кешеләр үзләредә һәм дәүләтләредә хазар-елан кебек усал, җитез,чагарга мөмкиннәр бит. Хазар Каганаты 643 – 644 елларда ислам динен Дербент шәһәрендә кабул итеп, беренче мәртәбә АЗАН әйтеп намаз башкаруга бүгенгесе көндә 14 гасыр вакыт узган. Бу җирле хапыкта, гаскәр башлыкларыда, гаскәрдәге гаскәри халыкта ислам динендә булсаларда, дәүләт башлыклары һәм Хазар каган Турун исемле, Ашина оруыннан,Ислам диненнән күчеп, Иудаизм динен кабул иткәч, бу хәл халыкка таралгач, 737 елда Гарәп халифәлеге дәүләте үзенең кавказдагы биләмәсе һәм гаскәр башлыгы Марван пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) нең ике бер туганы абыйсы Мирванның улы була. Гаскәр башлыгы Марван армиясен хазерләп, бик соңрак кына сугыш башлавын,Хазар каганга җиткерсәләрдә ул әзер булмый, качып Идел елгасының сул ягынан үзенең биләмәләренә күтәрелә, ә Марван үз гаскәрен Иделнең уң ягыннан алып бара һәм Идел елгасының суң ягында Иргиз елгасы Иделгә коя торган җирдә биеккә күтәрлә торган төтеннәр күреп,Хазарлар төтеннәре дип, саллар белән Идел елгасын аркылы чыгып, Хазарлар гаскәренең башлыклары ау-ауларга керешкән булып,аларны кулга алалар һәм сугыш булмый кала, сугыш булу турында интернеттда бер сүздә юк. Шушында ук сөйләшеп,Хазар каган Иуда диненнән чыктым дип, Ислам динен кабул итеп, Иман кәлимәсен әйтеп,алдагы вакытларда үзара сугышмаска сүз бирсә кирәк,тонычлык урнаштырыла, чөнки бу 2 армиядә дә бер үк төрки Ислам динендәге халык ул, Хазар дәүләт башлыклары гына Иудаизм динендә булгач,байтак яшәсәләрдә Ислам динендәге гаскәриләр ташлап,утрак тормышка күчкәч, таркалгандыр.Тарихта аларны Святослав тараткан,туздырган дип язылган.Әмма Садертдинов Зиатдин бабай 1943елда мине (Минханны) урманга утын хазерләшергә алып барды,биек тау аша узганда бу нинди таучыклар дип сорадым,Ул бу таучыклар Коряеш сугышы дигән сугыштан соң өелгән 2 каберлек –курган бар,анда сугыш барышында үлгән изгеләр күмелгән диде. Шуның өчен ул Изгеләр тавы дип атала икән. Архиологоклар электә ул курганнарны казып тикшермәкче булсаларда авыл картларыбыз, казырга рөхсәт бирми. Хазерге вакытта Самара музейндагы картага ул курганнарның урыннары күрсәтелде.Ул заманда 737 елда 2 гаскәр арасынла сугыш булмый дидек, Ислам динен тотуны дәвам итәргә боерылып, Хазар каган соравы буенча Ислам динен өйрәтүче Сахабәләр калдырыла һәм хабәрдарлыкта яшәргә кушыла. Марван хазрәт гаскәре белән Идель буйлап, Буртаслар яшәгән җирләргә кадәр күтәрелгәч,кайту ягына борылгач, Хазар каганаты җирләре буйлап, Хазар каган яраннары белән берлектә, очраган авылмы, күчеп йөрүче кабиләме, җәйләү урынымы,туктап сөләшүләр уздырыла, булачак безнең авыл җирлегендә, яки Биек таудамы очрашу булса кирәк,чөнки Дербент шәһәренең Ислам динен кабул итүенә 1 гасыр узган,бәлки безнең Изгеләр Тавында да Ислам динен кабул итүчеләр булгандыр, әмма ләкин хазрәт Марван гаскәрен озатканда халык “Илегезгә җитешүгә бездән сәлам әйтегез Кряеш атлы еланга” дип такмаклап,елашып озатып калалар. Элек вакытларда гаскәриләр арасында өч китү авыруы (дизентерия) белән чирләү очраклары булган, күп үлем-китем дә булгандыр, кабер казу авыр ә мәетләрне бер җайлы урынга җыеп, өеп туфрак белән каплау- өйү җиңгелерәк, шуның өчен курганнар өйеп, мәетләрен җирләгәннәр.Булачак китапта пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) исән чагында ук, беренчеләрдән булып Кубрат хан үзенең гаскәри халкы белән Азов диңгезе буендагы Фанагория шәһәрендә Ислам динен кабул итү вакыйгалары язылган.Һәрбарчаларыгызга миннән кайнар сәлам ! Бәйрәмнәрне Исәнлектә Саулыкта үткәреп,алдагы гомерләребездә: ИСӘНЛЕКТӘ-САУЛЫКТА,ТОНЫЧЛЫКТА, МУЛЛАЛЫКТА (ислам диинебездә) һәм БАЙЛЫКТА ЯШӘҮЛӘРЕБЕЗНЕ НАСЫП ИТ! Раббәнә атинә, Раббнә тәкаббәл догаларын укы һәм Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. әмиин АЛЛАҺЫ ӘКБӘР! Дип дога кол.
“ӘССӘЛӘӘМҮГАЛӘЙКҮМ ВӘ РАХМӘТУЛЛАҺИ ВӘ БӘРАКӘӘТҮҺ!”
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9