Арышлар шаулый
Икесе дә тракторчы иде–
Әниемнең абый-энесе;
Серкә очырганда арышларның
Соңгы тапкыр сулап хуш исен,
Яуга чыгып китте ике туган:
“Көз кайтырбыз, – диеп , –әйләнеп”;
Моңсуланып калды басу-кырлар,
Яме бетте матур җәйләрнең.
...Сугыш каты булды, дошман көчле:
Европаны яклау ансатмы?!
Адым саен туфрак дөрләп янды,
Яралардан гөрләп кан акты.
Җиңү яулап алга барган чакта,
Туплар тынган шомлы кичләрдә
Туган җирне өзлеп сагынудан
Башак шавы керде төшләргә.
Хатларында һаман сораштылар:
“Ничек анда уңды игеннәр?”
Бер дә үләселәр түгел иде,
Корычтан да ныграк иделәр!
Насыйп булмады шул илгә кайтып,
Таза орлык чәчү тагын да, –
Иң өлкәне ауды Карпат-тауда.
Ә кечесе–Берлин янында.
Кырга чыксаң, әле дә бөтен нәрсә
Батырларны көткән күк тора–
Һәм аларның истәлеге булып,
Җиргә теләп иминлек һәм муллык,
Арышлары шаулап утыра!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев