Кадерле дусларыбыз, бүген сезнең игътибарга Татарстанның популяр артисты Ландыш Баһави башкаруында йөрәк өзгеч җыр тәкъдим итәргә булдык.
Ул “Ашыктың” дип атала һәм безнең күренекле пашатлы якташыбыз, туган авылының чын патриоты һәм милләтебезнең горурланырлык улы Фәрит Ислямовның якты истәлегенә багышлана.
Аның сүзләрен мәрхүмнең якын дусты, Мәскәүдә яшәүче мәдәнәле Рафек Вәлитов язды, ә автор-башкаручы Ландыш ханым шушы бәетнең бер өзеген көйгә салды һәм беренчеләрдән булып әлеге җырны “Туган як” газетасы редакциясенә тәкъдим итте.
Без, үз чиратыбызда, социаль челтәрләребездәге дусларыбызны шушы истәлекле җыр белән таныштырырга кирәк дип таптык, чөнки Фәрит Батырша улының якты дөньяда кылган игелекләре олы игътибарга лаек һәм мәрхүмнең исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, ә фанилыкта башкарган изге гамәлләре исәбенә Аллаһы Тәгалә аның мәңгелек урынын оҗмахлардан кылсын иде, дигән теләктә һәм хәтем-догада торабыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 46