Күптән түгел театрыбызның актрисасы, Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова алтын юбилеен билгеләде. Шул уңайдан 17 майда, ул үзенең туган ягы Караиделдә Зөлфәт Хәкимнең “Мәхәббәт тозагы” спектакле белән якташларын сөендерде. Комедиядә актриса төп рольләрнең берсен башкарды. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Чарага Резида Зарипованы котлага дип аның туганнары, дуслары һәм якыннары да җыелды. Үзенең кайнар сәламнәрен, матур теләкләрен, бүләкләрен Караидел районы башлыгы урынбасары Рәмил Вәлинуров, район хәкимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Булатов, районның элеккеге башлыгы Илдар Гарифуллин җиткерделәр.
Артистка әлеге күркәм бәйрәмне үткәрүдә бик зур ярдәм күрсәткән һәр кешегә, район хакимиятенә, туганнарына, дусларына, авылдашларына, укытучыларына, гомумән алганда, аны хөрмәт итеп, зурлап килгән һәр тамашачыга зур рәхмәтләрен белдерде.
«Үз районым, үз авылым кешеләре алдында чыгыш ясау, шундый зур бәйрәмемне үткәрү мине тагын бер башка, тагын бер дәрәҗәгә үстерде», – дип фикерләре белән уртаклашты Резида Зарипова.
БЕНЕФИСНЫЙ СПЕКТАКЛЬ РЕЗИДЫ ЗАРИПОВОЙ ПРОШЕЛ В КАРАИДЕЛИ!
Недавно свой прекрасный юбилей отметила актриса театра, народная артистка Башкортостана Резида Зарипова. В связи с этим 17 мая в своем родном Караидельском районе она порадовала земляков спектаклем “Капкан любви” Зульфата Хакима. В комедии актриса исполнила одну из главных ролей. Режиссер спектакля – заслуженный деятель искусств и заслуженный артист Башкортостана Ильдар Валеев.
Поздравить Резиду Зарипову пришли ее родные, друзья и близкие. Свои теплые поздравления, добрые пожелания, подарки передали заместитель главы Караидельского района Рамиль Валинуров, начальник отдела культуры администрации Руслан Булатов, бывший глава района Ильдар Гарифуллин.
Артистка выразила огромную благодарность всем, кто оказал ей помощь в проведении этого замечательного праздника, администрации района, родным, друзьям, односельчанам, учителям, любимым зрителям.
«Возможность выступить перед жителями своего района, родного села, проведение такого грандиозного праздника подняли меня на другой уровень, еще выше», – поделилась своими мыслями Резида Зарипова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6