Предыдущая публикация
Канлы яраларын ялап,
Кабат төнгә атлады.
Кайнар яшьләрен яшереп,
Көнгә мең кат шартлады.
Уйлар гизде, утлар кичте,
Баштан төтен чыккандыр.
Тугры фәрештәсе генә
Бу дөньяда тоткандыр.
Төннәрдән дә чыга алды,
Җиңде шомлы уйларын.
Ялынмады, тезләнмәде,
Тапты яшәү җайларын.
Кемдер әйдә эттер бу ди,
Кемдер әйтә бүредер.
Юк ла... Эт, бүредән көчле
Минем җаным үзедер!
Венер ФӘТТАХ 21.03.2016 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев