Ни төсле без чирләр җыябыз
Ни төсле димен, чөнки әти ,,ничек,, дияргә кушмый иде, ә ,,ни төсле,,гә алмаштырырга өйрәтте. Юкса, үзеңә үлчисең, алдыңа китереп бастырыр ди иде. Димәк, шундый хәлдә булачаксың, шул авыртуларны, шундый бәхетсезлекне үткәрергә туры киләчәк ди иде. Сизмәстән дә, ,,подключка,, эшләнелә булып чыга бу.
Безнең әтиләрнең затында да борыңгы белемнәргә ия булучылар яшәгән. Әнисе яклап та, әтисе ягыннан да.
Әти әйтә иде, авыруны күреп, чирле кешене дип әйтүе, жәлләмәгез, жәлләп йөрәгегез аша үткәрмәгез, юкса, үзегезгә күчерерсез шул авыруны, дип әйткәнен хәтерлим.
Ә хәзер, шулар турында укып, авырулар турында, чын күңелдән жәлләп, йөрәк аша үткәргәндә эмоциональ кичереш мәлендә шул кеше белән синең араңда бәйләнеш барлыкка килеп, мондый күренешнең подключка дип аталуын аңлап, әтиләрнең әби, бабалары моның хакында кайдан белгән диясем килә.
Әти, ә нишләргә кирәк, дип сораганыма, ул: "Жәлләмәскә. Йөрәк аша ухылдап, уфылдап жәлләмәскә. Юкса, үзеңә алачаксың. Чирлиячәксең. Аллаһу ярдәм итсен, дип аңа салу һәм сабыр калу," - ди иде.
Булачак врачларга да бу хакта медицина теле белән аңлаталар икән. Эмоцияләр аша үткәрмәскә. Авыру. Ярдәм. Шушы кысаларда дәвалау. Юкса, кеше чирен үзеңә алачаксың.
Салкын канлылык булса да, хакыйкать. Аннан соң карма дип аңлатылган ,,күрәчәк,, хакында да борыңгылар яхшы белгән. И воздастся нам по деяниям, дигәннәр.
Кеше кармасына кысылу, аның күтәрәсе җаваплылыгын күтәрешү була. Үзеңнекен күтәреп барырга көчең җитәме, башкаларның да йөген җилкәңә салып алып барырлык, яшәрлек көчең бармы?
Ни кадәре генә авыр һәм катгый ишетелмәсен, борыңгылар кемнеңдер теше сызлаганны күреп тә, жәлләмәскә, йөрәк аша үткәрмәскә өйрәткәннәр һәм эчтән генә "артыңа үтсен" дигәннәр. Шуның белән үзеңә подключаться итәргә киртә куясың, рөхсәт итмисең дигәнне подсознаниеләренә җибәргәннәр. Димәк, кеше чирен, бәласын үзеңә якын китермисең. Кемнең теш сызлавын бүлешеп, үзенә аласы килсен. Аның күрәчәге, аның гына кармасы икән бит. Үткән тормышларда һәм әлегесендә ,,заслужить,, ителгәннәре...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4